Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлегенә сәфәр кыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бәһрәйн Корольлегенә китте. Манама шәһәренең халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Бәһрәйн Корольлегендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Алексей Скосырев, король гаиләсе әгъзасы Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлифә, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләре буенча Югары совет вице-президенты Фейсал бән Рәшит бән Иса Әл Хәлифә, шулай ук Ислам эшләре буенча югары совет рәисе шәех Абдулрахман бән Мөхәммәд бән Рәшид Әл Хәлифә каршы алды.

Иртәгә иртән Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн ягы чакыруы буенча «Диннәр арасындагы диалог әһәмияте» форумында катнашачак һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе буларак халыкара мәйданчыкта чыгыш ясаячак. Моннан тыш, Татарстан Президентының Бәһрәйн җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук форумда катнашучылар белән берничә очрашуы планлаштырыла.


Фикер өстәү