Мәскәүдә бердәнбер татар мәктәбе 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бүген Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге мәктәпнең 25 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укытучыларны, ветераннар, укучылар һәм ата-аналарны башкаланың татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен Татарстан җитәкчелеге исеменнән котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин Премьер-министр урынбасары – Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән биредәге музей белән танышты, бер сыйныфта татар телен дәресендә утырлы. Балалар югары дәрәҗәдәге кунакларны татар халкы һәм ил тарихы турында белемнәре белән шаккатырган, татар телендә шигырьләр сөйләде, ә инде спорт залында яшь батырлар көрәш буенча осталыкларын күрсәтте.

Шуннан соң Дәүләт Советы Рәисе “Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау” дигән темага “Түгәрәк өстәл” эшендә катнашты. Ул Татарстан Халыклары ассамблеясен булдыру тарихы турында сөйләде, дип хәбәр итә песпублика парламентының матбугат хезмәте.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпнең милли белемне үстерү һәм татарлар җәмгыятен туплау эшен югары бәяли. Республика парламенты башлыгы Президент исеменнән мәктәпкә интерактив такта тапшырды.

Мәктәп ишегалдында Фәрит Мөхәммәтшин, Равил Әхмәтшин һәм башка кунаклар Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чәчәкләр салганда, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова журналистларга әтисе исемен йөртүче мәктәпнең Мәскәү татарларының мәдәни үзәкләреннән берсе булып саналуын әйтте. “Биредә укучыларның, тирән белемнәр үзләштереп кенә калмыйча, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнүенә, татар халкының тарихын, мәдәнияте һәм традицияләрен бәяләвенә эчкерсез шатмын”, – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин юбилейга багышланган тантаналы җыелышта мәктәп коллективын һәм ветераннарын республика җитәкчелеге исеменнән котлап, Муса Җәлил исемендәге мәктәпнең Мәскәүдә милли белемне үстерүдә зур роль уйнавын әйтте.

“Сез мәктәпнең тарихы, традицияләре һәм уңышлары белән хаклы рәвештә горурлана аласыз, – дигән Фәрит Мөхәммәтшин. – Биредә, Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбендә, 35тән артыграк милләт вәкилләренең баласына төрле яклап үсү мөмкинлеге бирлгән! Көчебезнең күп милләтлелектә булуы Мәскәүдә аеруча ачык күренә. Без үзебезне зур бер гаиләдәге кебек хис итәбез. Нәкъ менә шундый мәктәпләрдә югары дәрәҗәдәге әхлакый сыйфатлар, якыннарыбыз һәм туганнарыбызга, туып-үскән шәһәребез һәм илебез язмышына җаваплылык хисе тәрбияләнә”.

Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәпкә 1997 елда нигез салынган. Биредә татар теле башлангычта һәм 5 нче сыйныфларда атнага ике сәгать мәҗбүри фән буларак укытыла. Калган сыйныфларда факультатив нигездә өйрәтелә. Мәктәптә барлыгы 581 бала белем ала.


Фикер өстәү