Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Ислам эшләре югары советы Рәисе, шәех Абдурахман бин Мөхәммәд бин Рәшид Әл Хәлифә белән очрашты

Татарстан мөселман илләре белән төрле юнәлешләр буенча эшли. Иң элек – сәүдә-икътисади хезмәттәшлек өлкәсендә. Әмма сәүдә әйләнешен үстерү мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланылмый әле. Бу юнәлештәге эшне көчәйтү кирәк, дигән фикердә Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе Бәхрәйн Ислам эшләре югары советы Рәисе, шәех Абдурахман бин Мөхәммәд бин Рәшид Әл Хәлифә җитәкчелегендә әлеге ил делегациясен дә кабул итте.

Үзара хезмәттәшлек өчен иң перспективалы юнәлешләрнең берсе – ислам финанс системасы. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бәхрәйн Якын Көнчыгышта мөһим финанс үзәге булып тора. Татарстан, үз чиратында, Россиянең ислам банкингын гамәлгә кертү буенча пилот төбәккә әйләнде.


Фикер өстәү