Юл-транспорт һәлакәтендә 2 айлык сабый үлгән

Кичә кичке бишләр тирәсендә Башкортостанның Дәүләкән шәһәре янында Чишмә — Кыргыз-Миякә юлының 64 нче чакрымында Мазда, КАМАЗ һәм Лада Лагус бәрелешкән. Ларгус җиңел машинасын йөртүче шунда ук һәлак булган. Бу хакта «Уфа.LIVE» яза.

Чит ил машинасы шоферын, хатынын һәм ике баласын авыр хәлдә хастаханәгә илтәләр. Кызганычка каршы, 2,5 ай гына булган кызлары хастаханәдә вафат булган.


Фикер өстәү