Марат Хөснуллин: «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте»

Казан Ратушасында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы бара. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми төстә кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Чарага дөнья һәм федераль дәрәҗәдәге сәясәт, бизнес вәкилләре, дин әһелләре җыелды.

Стратегик караш төркеме утырышының быелгы темасы — «Этномәдәни күптөрлелекне, милләтара һәм диниара татулыкны саклауда Россия тәҗрибәсе – гомумгражданлык тәңгәллеген ныгыту нигезе».

Утырышны ачып, Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллин ил Президенты Владимир Путинның тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Марат Хөснуллин үз чыгышында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте дип белдерде.

— Төркем эшчәнлеге үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады һәм халыкара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен әһәмиятле мәйданчык булып танылды, — диде Россия вице-премьеры.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россия дәүләтчелегенең, тарихының һәм мәдәниятнең аерылгысыз өлеше булып нәкъ тә ислам дине тора. Бу диннең тарафдары булып 10 млн тирәсе россияле тора.

Марат Хөснуллин әйтүенчә, бүгенге очрашу катлаулы чорга туры килде.

— Көнбатыш илләренең агрессив йогынтысына каршы тору шартларында изге китапларда күрсәтелгән әхлак нормалары юкка чыга һәм бозыла. Без мондый тенденциянең халыклар арасында таралуына шаһит булдык. Россия шуңа каршы актив көрәшә. Без ислам дәүләтләреннән килгән хезмәттәшләребезгә фикер алышу һәм ярдәм өчен рәхмәтлебез, — диде ул


Фикер өстәү