Дмитрий Патрушев «Агроволга» күргәзмәсенең югары дәрәҗәдә оештырылуын бәяләгән

Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Владимир Путинның РФ Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәсендә «Агроволга» күргәзмәсенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

«Хәзерге вакытта мин Татарстан Республикасында. Биредә чәчү төгәлләнде. Якын арада аграрийлар урып-җыюга керешәчәкләр. Монда да лаеклы нәтиҗәләргә өметләнәбез», — диде ул.

Ул шулай ук Россия Президентына хәзер Республикада «Агроволга»халыкара күргәзмәсе узуын җиткерде.  «Чара икенче тапкыр гына уздырыла, әмма Россия һәм башка илләрдән килгән катнашучылар саны оештыру дәрәҗәсенең бик югары булуын һәм ихтыяҗын раслый», – дип ассызыклады Патрушев.


Фикер өстәү