«Мәрхәмәт» оешмасы республикадагы күпбалалы гаиләләр, тәрбиягә сабый алучыларның проблемалары хакында сөйләште

Республикада яшәүче күпбалалы гаиләләр, тәрбиягә сабый алучылар ничек яши? Икесе ике төргә керсәләр дә, аларны күп итеп бала үстерү берләштерә. Ә хокуклары бертигез түгел. Кичә Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт» оешмасы республика районнарында урнашкан бүлекчәләре җитәкчеләрен җыеп, әнә шул хакта сөйләште.  Борчыган сораулар да юк түгел. Депутатларның максаты – тәрбиягә күп бала алган гаиләләрнең статусын үзгәртү. Аларны да күпбалалы гаилә дип атамакчылар.

–  Күпбалалы гаиләләр төрле хокукларга ия. Ә менә ятимнәрне үз канаты астына алучылар бу җәһәттән читтә кала. Беләсезме, хәтта безнең кебекләр, бала алгач, аны бакчага чиратка да куя алмый. Ә тапкан ана, сабые тугач та, баласына бакча буласын белеп яши, – ди Әлфия Самсонова. – Мин былтыр ике кыз баланы тәрбиягә алдым. Аларның берсенә – 6, икенчесенә – 9 яшь. Кечкенәсен бакчага урнаштырганда, бик күп каршылыклар белән очраштым. Кая гына шалтыратмадым, әмма бернигә ирешеп булмады. Аптырагач, Казан мэрына хат яздым. Бары шуннан соң гына нидер кузгалды. Тик әле дә балама бакча эләкмәде. Без 1 сентябрьдә бакчага барачакбыз.

Әлфия Самсонова кызының бакча тәрбиясе алмыйча мәктәпкә китүен теләми. Ятимнәр йортында яшәп, ул болай да күп нәрсәдән мәхрүм булган дип саный. Шуңа да шакымаган ишеге калмый.

– Бөтен кеше дә мин түгел. Кемдер, безгә чират юк икән дип, баласы белән өйдә утырырга мәҗбүр. Шуңа күрә бала алып үстерүчеләр дә сабыен бакчага урнаштыруда кыенлык кичермәсен иде, – ди ул.

Шулай ук ятимнәргә үз назын биргән Рима Вәлиева да күп кенә күңелсез хәлләргә юлыккан. Ул үзләрен күпбалалы әти-әни дип исәпләп, таныклык бирүләрен сорый.

– Җәйге чорда балалар белән матур җирләргә ял итәргә барасы килә. Тик күп кенә урыннарда, әйтик, зоопаркта үзләре табып өч һәм аннан күп бала үстерүчеләргә ташлама бирәләр, ә безгә юк. Кай җиребез ким соң? – ди ул.

Баксаң, Рима Вәлиева кебекләр, үзләренең күп бала үстергәнен раслау өчен, һәркайсының документын күрсәтергә мәҗбүр икән.

Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сүзләренчә, күп бала үстерүчеләргә йә бер төрле ташламаны, йә икенчесен сайларга кирәк булачак. Чөнки бала алып үстерүчеләр ятимнәргә фатир алырга хокуклы, күпбалалы гаиләләрнең үз ташламалары бар.

– Икесен дә бергә бутарга ярамый. Без хәзер ятимнәрне тораксыз калдыра күрмик. Кайбер мәсьәләләрне сөйләшеп тә хәл итеп булыр, кайберләренә закон рәвешендә ирешербез. Әмма безгә бу теманы бик ныклап өйрәнергә кирәк, – ди ул.

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова исә, Татарстан депутатларының теләк-тәкъдимнәрен, «Бердәм Россия»нең халык программаларын Дәүләт Думасы депутатлары да хуплап ала, ди.

– Төрле юнәлешләрдә эш бара. Безнең алда бер җирдә дә теркәлмәгән, тору урыны булмаган сабыйларның торак алу проблемасы тора иде. Ул да хәл ителде. Хәзер бала кайсы районда яши – торган урыны, теркәлгән җире булып шул санала. Татарстанда ятимнәрне фатир белән тәэмин итү буенча кыенлык юк. Без моның өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле. Татарстан кебек, елына 600 баланы фатирлы итүче бер генә төбәк тә юк, – ди ул. – Гаилә хакында сөйләшкәндә, без гел әни һәм бала турында әйтә идек. Әтиләр читтә калып барды. Хәзер инде закон әтиләр хокукын да яклый. Күпбалалы гаиләләргә кагылышлы сораулар күп. Әле шушы көннәрдә Мәскәүгә федераль округлардан 10 гаилә килде. Алар арасында Татарстаннан Шуваловлар да бар иде. Алар авылда өченче баласын тапкан хатын-кызларга ярдәм күрсәтүне сорады.

«Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева сүзләренчә, алар авыл җирендә һәм бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга өченче бала туганда түләүләрне федераль бюджет акчасы исәбеннән, яшен чикләмичә бирү мөмкинлеген карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәләр. Әлеге тәкъдим Идел буе федераль округының барлык регионнары тарафыннан да хупланган. Димәк, эшләр җайга бара.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү