Архитектор Айвар Саттаров: «Төп хыялым – Казанның җә­мигъ мәчетен булдыру».

Үткән җомга көнне башкалабыздагы “Ярдәм” мәчете төзелүенең алты еллыгын билгеләп үтте. Тантана вакытында бүләкләнүчеләр арасында әлеге гыйбадәтханә проектының авторы Айвар Саттаров та бар иде. Мәрасим тәмамланганнан соң, танылган архитектор белән очрашып, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.

– Йөз ел элек биредә По­роховой бистәсенең икенче мәчете торган, хә­зерге вакытта мәчет ихатасында көйләнгән зур Ра­­мазан чатыры урынында Казаны­бызның соңгы ишаны Гарифулла хәзрәт Гайнул­лин­ның бак­часы шаулап утырган, дип сөй­ләделәр. Бу хәл сезгә мәгъ­лүм идеме?

– Кызык: әлеге мәчет алты ел элек җомга көнне, 19 июльдә ачылган иде. Быел да тантана 19 июльдә, җом­га көнне уздырылды. Дөрес, алты ел элек ураза вакыты иде. Заманында монда мә­чет булганлыгын мин белә идем. Аллаһы Тәгалә шулай кушкандыр инде: шәһәр җи­тәк­челәре бу урынны “Яр­дәм” мәчете салу өчен бирде. Мәчет кенә түгел, күр­мәү­че­ләрне тер­нәк­лән­дерү, Коръ­ән укырга өйрәтү үзәге булган Россия­дәге беренче мәркәз бу! Дөрес, дистә ел элек кечкенә бер әрәмә, сазлык иде бу урында. Төзелеш эшләрен башлаганчы, бире­гә әллә ничә йөк машинасы балчык, ком ташырга туры килде. Алдан ук күп вазифалы мәгърифәт мәр­кәзе булачагын белгән­гә, аны заманча, үзенчә­лек­ле, милли тра­ди­ция­лә­ре­без­не дәвам ит­те­рүче бина итеп проект­лар­га тырыштым. Ул шулай килеп тә чыкты.

Үзәк үз тормышы белән яши, һаман киңәя. Әле менә янәшәдә спорт бинасы кормакчылар. Башта архитектура идарәсендә, шәһәре­без­дә спорт корылмалары күп бит, шунда барып шөгыль­ләнсен­нәр, дип каршы кил­гәннәр иде. “Алар бит – күр­мәү­челәр. Еракка барып йө­рү уңайсыз булачак”, – дип аңлаткач, ризалык бир­де­ләр. Фатих Әмир­ханның “Фәт­хулла хәз­рәт” дигән повесте бар бит әле. Мондый мәчетләр барлыкка килүне, шәһәре­без­дәге уңай­лык­ларны Фәт­хулла хәзрәтнең хыяллары тормышка ашу дип әйтергә була, минемчә. Әлеге әсәр­не яшүсмер чакта фантастика дип укыган идем. Хәзер ул фантастика – чынбарлык бит.

– Колшәриф мәчетен проектлауга сезнең дә өлеш керде. Казан Кремле эчен­дәге әлеге мәһабәт мәчетне күреп, канә­гать­ләнү кичерә­сезме? Их, ме­нә болайрак эшлисе калган икән, дип үкенгән чак­лар юкмы?

– “Колшәриф” – иң беренче проектым иде. Ике этапта конкурс үткәрелде. Ике этапта да мин җитәк­ләгән төркем җиңде. Дөрес, башкаларның да шактый өле­ше керде. Беренче тәҗ­рибә булганга, проектлау эше шактый авыр барды. Ул вакытта республикабызда мә­четләр аз иде. Җәмигъ мә­четенең нинди булырга тиешлеген чамалау өчен, Төркиягә, Мисырга, Бер­ләш­кән Гарәп Әмир­лек­лә­ренә барып кайттык. Безнең алда, заманча, татарча булсын, төрек, гарәп мә­четлә­ренә дә охшамасын, дигән максат куелды. Бу таләп­ләр­не үтәү бик авыр булды. Ул тугыз ел төзелде. Хәзер Казан Кир­мәнен шул мәчеттән тыш күз алдына да китереп булмый. Бер генә иҗат кешесе дә үз эшеннән тулаем канәгать түгелдер инде. Бу эшкә катнашуым белән горурланам. Иң мө­һиме ул борынгы кирмән эчендә матур, табигый урнашты. Әнә Хрущев үз заманында Мәс­кәү Крем­лендә Съездлар сарае салдырды. Нәти­җәдә бер­­ничә тарихи бинаны җи­мерергә, күп акча түгәргә туры килде. Ул бүген дә анда, архитектура ансамблен бозып, ят элемент булып тора.

– Заманында респуб­лика җитәкчеләре, “Кол­шә­риф” манарасы Сөем­бикә манарасыннан биег­рәк булмасын, дигән та­ләп куйган, диләр…

– Әйе тик хик­мәт биек­лектә түгел. Дөрес таләп бу. Сөембикә ма­нарасы – татар миллә­тенең, Ка­занның үзен­­чәлек­ле символы, изге урыны ул. Мәчет матур, әм­ма бераз зуррак, киң­рәк килеп чык­ты. Бераз җый­награк ки­рәк иде.

– Андый очракта мә­четкә кеше азрак сыя бит. Әле Казанда берничә дис­тә мең кеше сыйдырышлы зур җәмигъ мәчет тө­зергә ниятләп йөрибез.

– Тормыш алга таба бара. Бүген – монысы, иртәгә тегесе кирәк. Бөтенесен берь­юлы күзаллап, күреп-чамалап бетереп булмый.

– 25 июль көнне баш­калабызның Тау өсте (Нагорный) бистәсендәге “Иман нуры” мәчетендә дә тантаналы кичә булачак. Ул гыйбадәтханә дә сезнең проект буенча тө­зелгән.

– “Иман нуры” – өч манаралы, матур гына мәчет. “Унистрой” ширкәтенең яр­дәме белән төзелде. Рәхмәт аңа! Бу мәчетнең үзенчә­леге шунда: ул инвалид, ятим балалар белән шө­гыль­ләнә. Күп­тән түгел әлеге төзелеш оешмасы мәчет каршында, балалар уйнасын өчен, бик күркәм мәйданчык ясап куйды. Мә­чет проектларын ясаганда, мин моны күптән­нән күздә тотып эшлим. Хәзерге мә­четләрнең менә шундый социаль яклау үзәк­ләренә дә әверелүе – бик куанычлы хәл. Халык белән шулай эш­ләгәндә генә дин юлына басучылар сафын ишәй­тергә була.

– Мәчетләр проектлауны дәвам иттерәсезме? Нинди ниятләрегез бар?

– Минем проект буенча Татарстанда, Башкортстанда һәм Казахстанда унөч мәчет төзелде. Хәзер Залесный бистәсендә, “Бәхетле” кибете артында матур гына, зур гына ундүртенче мә­четем салына. Ул да бер үзәк булачак. Алла боерса, ки­лә­се елда сафка басачак. Төп хыялым – Казанның җә­мигъ мәчетен булдыру. Конкурсы игълан ителмәсә дә, проектын ясап, интернетка куйдым инде. Туктап тормыйм, баш эшли бит. Ул ун мең кешегә исәпләнгән.

– Егерме мең кешегә исәпләргә кирәкми ми­кән?

– Кирәкми. Бездәге табигый шартлар андый зур мә­чет тотарга мөмкинлек бирми. Андыйны тоту бик кыйммәткә төшәчәк. Бездә кыш шактый салкын. Елга ике мәртәбә генә тулачак бәйрәм мәчете бит ул. Мин аны зур бер дини мәгъ­рифәт үзәге итеп күз алдыма ки­терәм. Анда дини ки­тапханә ясап, университет базында ята торган бөтен дини әдә­биятны, дини кулъязмаларны җыеп сакларга, бө­тен структурасы белән Татарстан Диния нәзарәтен дә кү­черергә була. Татар­стан­ның ислам дине үзәге булырга тиеш ул.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү