Украина россиялеләр өчен виза режимын кертә

1 июльдән Украина россиялеләр өчен виза режимын кертә. Бу хакта Владимир Зеленский үзенең телеграмм каналда белдергән.

«Милли куркынычсызлыкка, суверенитетка һәм дәүләтебезнең территориаль бөтенлегенә тиңдәшсез янауларга каршы тору кысаларында, Министрлар Кабинетына Россия гражданнарының Украина территориясенә керү режимын яңадан карарга тәкъдим ителде», — дип язган ул.

Зеленский сүзләренә караганда, бүген хөкүмәт Украина һәм Россия Федерациясе хөкүмәтләре арасында ике ил гражданнарын визасыз йөртү турындагы килешүнең гамәлдә булуын туктату турында карар кабул итәргә тиеш.

Министрлар Кабинетының планлаштырылган карары нигезендә, 2022 елның 1 июленнән Украина Россия гражданнары өчен виза режимын кертәчәк.


Фикер өстәү