Рус теленнән 100 балл туплаган Раян Шакиров: «Мин сыйныфташларыма да дога кылдым»

Биектау районының Дөбьяз мәктәбе укучысы Раян Шакиров рус теленнән  имтиханда 100 балл туплаган. Егет вузга укырга керү теләге белән дә янмый, техникумга керсә дә риза. Чама хисен белгәнгәме, югары балларга да омтылмаган.  Авыл мәктәбендә укыган егет әлеге нәтиҗәләргә ничек ирешкән?

Узыгыз, кызлар!

Без килгәндә, Раян Әтнә районында яшәүче  бабасында кунакта иде. Печән әзерләргә булышырга барган икән. Андагы эшен тизрәк бетереп, мәктәпкә безнең белән очрашырга кайтырга да  вакыт тапты. Без ул арада аның сыйныф җитәкчесе, рус теле укытучы Миләүшә Хәйруллина белән укучылары һәм Раян турында гәпләшеп алдык. Быел мәктәпне 6 укучы тәмамлаган. Алар тәртипле, тырыш һәм  белемгә омтылучан булуы белән аерылып торган. Миләүшә апалары һәрберсен мактап телгә алды. Арада республикада узган фәнни конференцияләрдә катнашучылар да бар. Бервакытта да,  бу эшне ул эшләсен, мин түгел, дип бер-берсенә аудармаганнар. Мин булмаса, кем? Сыйныф әнә шул кагыйдә буенча яшәгән.

– Раян бервакытта да сыйныф ишегеннән беренче булып кермәде. Башта кызларны, укытучыларны уздыра иде. Имтихан бирү  пунктында мәктәп капкасын ачып, сыйныфташ кызларын кертеп җибәрде дә шунда басып калды. Баксаң, мин килгәнне көтеп тора икән. Аларны озата барган идем. Шуннан соң гына үзе үтте. Бик итагатьле, төпле бала. Гаиләдә дин белән тәрбияләгәнгә шулайдыр, – ди Миләүшә Фәтхерахман кызы.

Бервакыт егет укытучысыннан: «Апа, тәнәфестә мәчеткә җомга намазына барыйм әле», – дип сораган. Ул нәрсә дип әйтергә белмичә аптырап калган. «Мәктәптә берәр буш бүлмәдә генә укый алмыйсыңмы соң?» – дип тәкъдим иткән. «Апа, монда уку җомга намазы булмый инде ул. Аның бөтен мәгънәсе – мәчеттә уку», – дигән  Раян.

Егет бар уңышын Аллаһ ярдәме дип саный. Намаз укыган саен, үзе өчен генә түгел, сыйныфташларына да дога кылган. Имтиханнарын яхшы балларга бирүен теләгән. Теләге кабул булган:  барысы да сынауларда югары баллар туплаган.

Репетитор кирәкми

Миләүшә Хәйруллина әлеге  мәктәптә 1986 елдан бирле эшли икән. Аңа кадәр район чигендәге Яңавыл авылында укыткан. Зур мәктәптә эшлисе килә дип, Дөбьязга килгән.

– Моңа кадәр 100 балл туплаучы укучым юк иде әле. Бик еш  кына 98 балл була, әмма берничә балл җитми кала иде. 2018 елда 23 укучы чыгардым. Шуларның 15е имтиханда – «5ле», калганнары – «4ле», бары берсе генә «3ле» алган иде. Быелгы чыгарылыш сыйныфында  уртача балл – 80 балл. Репетитор яллаган берәү дә юк. Без үзебез өйрәтәбез. Балалар саны аз булгач, иркенләп шөгыльләнергә вакыт кала. Башта теманы аңлатам, аннан биремнәр эшлибез, хаталарга игътибар бирәбез. Нәтиҗәгә әнә шулай адымлап ирешәбез. Тырышып укып, өстәмә шөгыльләнүчеләр яхшы күрсәткечләргә ирешә, –  ди  42 ел стажлы укытучы.

Укытучы фикеренчә, БДИ абитуриентларга ил, республика вузларына керү өчен юл ача. Белем бер системага туплана. Монысы әйбәт, тик укучы өчен  – зур борчу. «Белемне бәяләми дип әйтеп булмый. Ярар, тест  өлешендә кагыйдә белү кирәк, кысадан чыкмыйсың. Инша өлеше дә бар бит. Анда  укучы үз фикерен белдерергә, текст төзү осталыгын күрсәтергә тиеш», – ди  Пушкин телен укытучы.

Раян бары  математика һәм рус теле сынауларын гына тапшырган икән. Бирә алмыйм дип шикләнгәч, өстәмә имтиханнан баш тарткан. Кая баруымны төгәл генә  әйтә алмыйм, бәлкем, медицина юнәлеше булыр, ди.

– Авырлыклар да туды, аннан башка булмый. Укытучылар безгә, көн саен, ярты сәгать булса да,  имтиханга  әзерләнегез, дип өйрәтте. Атна буе өйрәнмичә, шимбә, ял көнендә 5–6 сәгать укып утырудан мәгънә юк. БДИ нәтиҗәсен  яхшы булыр дип көткән идем. Укытучым Миләүшә апага бик зур рәхмәт. Барыбызны да гел мактап торды, терәк булды. Бер мәртәбә дә куркытмады, сүкмәде. Миләүшә апа кебек укытучы булганда, репетитор кирәкмени?! Ул  бик җайлы итеп аңлата, – диде Раян Шакиров.

100 балл иясе сынауга әзерләнәм дип, үзеңне сындыру, көнгә биш сәгать кенә йоклау дөрес түгел дип саный. Саф һавада йөрү, тиешенчә йоклау, кыскасы, баш миен ял иттерү кирәк. Аның әйтүенчә, имтиханга әзерләнү өчен көнгә бер сәгать тә җитә. Үзе ул куркуга бирешә торганнардан түгел. Күңел халәте аның өчен барыннан да мөһимрәк. Бары тынычлык белән генә бәрәкәткә ирешеп була. Борчылганда, күбрәк хаталар килеп чыгачак. Раян  әнә шулай ди.

Сынау нәтиҗәсен сыйныфташлары арасында  Раян иң соңыннан караган. Сыйныф җитәкчесе белсә дә, сер саклаган. Раян, балларыңны кара инде, сине көтеп торам, дигәч: «Апа, җитәрлеге булгандыр инде», – дип әйткән. Нәтиҗәсен белгәч: «Миләүшә апа, минем күрсәткечләр, бераз булса да, күңелегезне күтәрдеме?» – дип язып җибәргән. «Син мәктәпнең генә түгел, район данын да күтәрдең», – дигән аңа укытучысы.

Раян  имтихан балларын карарга ашкынып тормаган. 100 үк булмаса да, 90нан югарыдыр дип өметләнгән. Нәтиҗәсен күргәч, аптырап ук киткән. Татар мәктәбендә укыган гади укучылар да 100 балл туплый ала. Моның өчен даһи булу кирәкми, тырышлык та җитә. Егет әнә шуңа инанган.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү