Рөстәм Миңнеханов Россия Гадәттән тыш хәлләр министры ярдәмчесе Данил Мартынов белән бәла-казаларны булдырмау турында сөйләште

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Гадәттән тыш хәлләр министры ярдәмчесе Данил Мартынов белән очрашты.

Ведомствоның агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре, Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләрнең барлыкка килүен һәм үсешен булдырмау буенча чаралар турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин да катнашты.


Фикер өстәү