Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасындагы ат спорты комплексын ачкан вакытта татар атлары токымының бик чыдам булуын әйтте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсенә эш сәфәре кысаларында ат спорты комплексының яңа корпусын ачуда катнашты. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чарада шулай ук Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Газпром» ААҖ Социаль инициативаларга ярдәм фонды генераль директоры киңәшчесе Николай Кузьмичев катнашты.

Ат спорты комплексы 2014 елда «Газпром — балаларга» программасы ярдәме белән төзелгән. Объект ат абзарыннан, ипподром кырыннан, 300 кешегә исәплнгән ачык трибунадан һәм ябык манеждан тора. Ел дәвамында комплекста конкурс буенча Саба районы Кубогы этаплары һәм финалы уза, анда Россиянең төрле төбәкләреннән спортчылар катнаша.

Узган ел 42х24 метрлы 26 баш ат өчен ат абзары төзелеше башланган. Шулай ук төзелеш проектына тамашачылар өчен 50 урынлык трибуналар һәм судьялар өчен бүлмә кертелгән. Финанс ярдәме шулай ук «Газпром — балаларга» проекты кысаларында күрсәтелгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада атчылыкны үстерү һәм ат спортын популярлаштыру буенча зур эш алып барыла. Ул искәрткәнчә, күптән түгел татар токымлы атлар Казаннан Алтайга кадәр чапкан. «Чабышта безнең алты ат катнашты. Маршрут 3 мең километрдан артык озынлыкта иде. Чабыш татар атлары токымының бик чыдам булуын күрсәткән», — диде Татарстан Рәисе.

„Мин Алексей Борисович Миллер аша  «Газпром » акционерлык җәмгыятенә рәхмәт белдерәсем килә. Татарстан һәм «Газпром»ның уртак проектлары күп. Аларның берсе — ат спорты комплексы», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Газпром» ГАҖ Социаль инициативаларга ярдәм фонды генераль директоры киңәшчесе Николай Кузьмичев билгеләп үткәнчә, яңартылган комплекс масштаблырак чаралар үткәрә алачак һәм ат спорты белән мавыгучы балалар өчен чын йорт булачак.

Бүгенге көндә ат спорты комплексында 53 тәрбияләнүче шөгыльләнә. Алар белән ике тренер-укытучы эшли. Саба районы спортчылары бөтенроссия ярышларында призлы урыннар яулыйлар.


Фикер өстәү