Татарстанның иң зур бавырсагы рекордлар китабына кергән

Татарстанның Баулы районында әзерләнгән бавырсак Россия рекордлар китабына кергән. Иң зур татлы ризык районның картасы формасында ясалган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Бавырсакны районның төрле авылларыннан сигез остабикә пешергән. Россия рекордлар китабына кергән “баллы карта”ның озынлыгы 73 см, киңлеге- 2 метр 68 см һәм озынлыгы 10 см тәшкил иткән.
Пешекчеләрнең һәр кайсы бавырсакны үз рецепты, үз технология буенча әзерләгән.

– Мин пешеренергә бик яратам, – дигән Исергәп авылыннан Рәзифә Хәкимова. – Рецепты белән дә бүлешә алам. Бавырсак әзерләр өчен ун йомырканы миксер белән күпертәм, аңа берничә аш калагы көнбагыш мае, чама белән тоз һәм сода салам. Башка бер әйбер дә кирәкми. Бавырсакны исә бик кызу булмаган утта пешерәм.


Фикер өстәү