Башкортстанда Куштау шиханына бәйле бәхәс ахырына якынлаша

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштау шиханын яклаучылар белән очрашуда аңа аеруча саклана торган территория статусы биреләчәген һәм анда файдалы казылмалар чыгармаячакларын әйтте. Элек ул «яклар үзара уртак фикергә килмичә, тауда эшчәнлек алып барылмаячак, Куштау һәм Башкортстан сода компаниясе белән бәйле ситуация республикадагы вазгыятьне тотрыксызландыра», дип әйткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Шуңа күрә минем шундый тәкъдимем бар: координацион киңәшмә формалаштыру өчен ике атна вакыт бирәм, без консультацияләр үткәрергә һәм карар табарга тиеш. Бер карарга килмисез икән — 4 сентябрьдә мин документларны җибәрәм, без Куштауга аеруча саклана торган территория статусын бирү өчен тулы пакет әзерләдек. Куштау мәсьәләсе ябык. Анда эшләр алып бару мөмкин түгел», — дигән республика башлыгы.

15 һәм 16 августта Ишембай районында Куштау шиханында Башкортстан сода компаниясе тауны эшкәртә башлагач, экоактивистларның протестлары узды. Хәбиров урынга килеп, компромисска ирешкәнче барлык эшләрне дә туктатырга вәгъдә иткәч, протест белдерүчеләр таралышты.

Хакимият мәгълүматлары буенча, ике полицейский зыян күргән. Республикада Кеше хокуклары буенча совет полициягә буйсынмаган өчен 30 кеше кулга алынуы һәм 90 административ беркетмә төзелүе турында хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Куштау — Стәрлетамак янындагы дүрт шихан чылбырындагы тауларның берсе. Аның янында тау чаңгысы трассалары, ял йорты һәм балалар лагерьлары урнашкан. 2018 елда Башкортстан сода компаниясе, чимал җитмәү сәбәпле, предприятие 2022 елдан соң җитештерүне туктатырга мөмкин, дип белдерде. Совет заманыннан бирле бу компания дүрт шиханның берсендә — Шахтауда эшләгән, соңыннан ул бөтенләй юкка чыккан, диелә бу хәбәрдә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, 2019 елның декабрендә Хәбиров Стәрлетамакның меңләп кешесен эшсез калдырмас өчен, предприятиегә Куштауда эшләргә рөхсәт бирүен әйткән. 2020 елның августында Башкортстан сода компаниясе җитәкчелеге полициягә мөрәҗәгать итә һәм экоактивистларның пикетлары Куштауда урман кисәргә комачаулый, дип белдергән булган.


Фикер өстәү