Күршеләр 4 көн ял итәргә мөмкин

Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров көтелмәгән тәкъдим керткән: хезмәт хакын саклап калып, халыкны 4 көн ял иттерү. Исегезгә төшерәбез, дини бәйрәм 20 июльдә узачак.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров төбәк министрлыгында узган чираттагы оператив киңәшмәдә  киләсе атнада республикада Корбан гаете узачагын искәртте. Барлык районнарда да дини чаралар узачак, шуңа бәйле рәвештә, коронавирус инфекциясе йоктырмасын өчен, барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә кирәклегенә басым ясаган.

Радий Хәбиров: «Бездә 20 июльдә Корбан бәйрәме. Бу ял көне. Без хәлне анализлап 17, 18, 19, 20 июль көннәрендә 4 көн ял итү мөмкинлеге бирергә телибез. Шуңа күрә без оешмаларга ял көннәре булуга карамастан хезмәт хакын саклап калырга өндибез. Без кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртырга тырыштык», ди ул.


Фикер өстәү