Татарстанда соңгы биш елда янгыннар да, анда һәлак булучыларның саны да кимегән

Узган ел  5 мең 927 фаҗига булса, быел 5 мең 819 куркыныч очрак теркәлгән. Кызганыч, корбаннар былтыргыдан 16га күбрәк. Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр.

Куркыныч саннар кимесен өчен, махсус чаралар даими рәвештә уздырылып тора. Ноябрь аенда, әйтик, «Торак-2020» профилактик операциясе кысасында «Торакта иминлек айлыгы» уздырылган. «Кисәтүнең зыяны юк. Берәү игътибар итмәсә, икенчесе күңеленә салып куя», – ди Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин.

Башкортстанда өлкәннәр йортында булган фаҗигаләрдән соң социаль оешмалардагы иминлеккә аерым игътибар бирелә. Республика прокуроры күрсәтмәсе буенча Татарстанда 23 корылманы тикшергәннәр. Шулардан 15ендә 153 кимчелек табылган. Бу эш дәвам итә.

Генерал Хәбибуллин янгын хакында хәбәр бирүче җиһазлар урнаштыру мәсьәләсенә аерым тукталды.

– Бу – мода артыннан куу түгел, ә заман таләбе. Андый җиһазларны урнаштыру буенча актив эш алып барыла: Республикада 80 мең йортта 251 меңнән артык янгын хәбәрчесе урнаштырылган. Шул исәптән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча, дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган гражданнарның йортларында 158 мең датчик урнаштыруга 41,5 млн сум бүлеп бирелгән, – дип сөйләде ул. – Шулай ук шәһәрләрдә, районнарда, авылларда бу мәсьәлә буенча зур эш алып барыла: җирле үзидарә органнары һәм халык битараф түгел. Аларның тырышлыгы белән 193 меңнән артык янгын хәбәрчесе урнаштырылды.

Идарә башлыгы бәйрәм көннәрендә янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә киңәш итте. Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, озын ялларда янгыннар саны якынча 10–12 процентка арта. Янгын сүндерүчеләр 2021 елның 10 гыйнварына кадәр көчәйтелгән режимда эшләячәк. Ярамаган урында пиротехника шартлатучы шәхси затларга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф та яный. Салют атарга куркынычсыз урыннарны җирле үзидарә органнары алдан билгеләп куйган.

 

«Кеше өйдә торгач, мунчасын яга, ризыгын пешерә, хуҗалыкта электр приборлары ярдәмендә төрле эшләр башкара. Кайберәүләр спиртлы эчемлекләр кулланырга ярата. Күп очракта янгыннар шул сәбәпле килеп чыга», – дип кисәтте Рафис Хәбибуллин.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү