Гөлнара Сабирова: «Хәерле хәбәрләр, якты ачышлар елы, мәрхәмәтле ел булсын иде ул!»

Хуш, 2020! Исәнме, 2021!

Календарь битендә – 30 декабрь. Бик тиздән 2020 елның ишекләрен ябачакбыз. Ул безгә шактый сабак бирде. Без йөзәрләгән чакрымнар аша якынлыкны тоярга өйрәндек. Якыннарыбыз җылысына сөендек! Сабырлыкта сыналдык. Тәҗрибә һәм белемнең чын бәясен, тырышлык һәм хезмәтнең көчен аңладык. 2020 ел безгә гап-гади кыйммәтләрнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күрсәтте.

Әле ел башында, редакция журналистларын бераз өйдән эшләп торыгыз, дип үзизоляция режимына күчергәндә, хәлнең ни дәрәҗәдә катлаулы булачагын аңлап та бетермәгәнбездер. «Бераз» дигәнебез өч айга сузылды. Күрешмичә, очрашмыйча, интернет аша җыелышлар уздырып чыгардык газетаны. Аннан чыктык та… бер-бер артлы авырый башладык. Бездә генә түгел, илендә, дөньясында шундый хәл булгач, кая барасың… Ковид планнарыбызны үзгәртте, шактый очрашуларыбыз булмый калды, төрле чараларны кичектердек. Аның каравы булганының кадере артты. Иң зур теләгебез – Сезне югалтмау, кадерле укучыларыбыз. Шөкер, Яңа елга укучыларыбызны югалтмыйча, хәтта артып та керәбез. Безгә булган ышанычыгыз өчен рәхмәт Сезгә!

Һәр ел үзенең шатлыклары һәм югалтулары белән килә. Тик үткәннән киләчәккә матур хисләр, яхшы хатирәләр генә алып атларга кирәк. Бусагада – Яңа ел! Хәерле хәбәрләр, якты ачышлар елы, мәрхәмәтле ел булсын иде ул! 2021 елга күтәренке күңел, хыялларны, максатларны тормышка ашырырдай көч, дәрман белән керүегезне телибез! Сәламәт булыгыз, якыннарыгызны кадерләгез һәм саклагыз!

Яратып, баш мөхәррир Гөлнара Сабирова


Фикер өстәү