Елгаларны чүп-чардан арындыру барышы белән таныштырдылар

Татарстан экологлары сулыкларны коткара. Республикада ел башыннан «Свободный ток» дип аталган экология проекты эшли башлады. Ул Рус-география җәмгыятенең төбәк бүлеге белән берлектә башкарыла. Төп максат – елгаларны чүп-чардан арындыру. Оешманың төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков, журналистларны Казансуга чакырып, андагы эшләрне күрсәтте.

– Әгәр вакытында чистартып тормасаң, судагы чүпләр елганың агымына да тискәре йогынты ясый. Суда яшәүче тереклек өчен шартлар бетә, ләм утыра башлый. Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының пилот проекты ярдәмендә без Казансуны чистартабыз, – дип сөйләде ул.

Елгада 10 кеше эшли. Барлык эшләр дә кул хезмәте белән башкарыла. Су астындагы кайбер чүплекләрне бер көн эчендә дә өскә чыгаралар, ә кайбер өемнәр өчен берничә атна вакыт кирәк икән. «Безнең өчен иң авыры – су астында ятучы агачларны чыгару, – ди Андрей Агарков. – Дачный бистәсе янында 500 кубометр агач чыгардык. Алар су өстендә агымны томалап кына калмыйлар, ә иң төпкә төшеп яталар. Юеш агачларны кисеп чыгару да бик авыр. Аларга кискечләр дә чыдамый».

Исегезгә төшерәбез: елгаларны чистарту эше 2022 елда башланган иде. Белгечләр башта сулыкларны бер кат карап чыкты. Аңа читтән агучы начар суларны барлады. Шул нәтиҗәләргә карап, елгалардагы су сыйфаты билгеләнде. Казансудагы чистарту эшләренә июнь аенда керешкәннәр. Шушы вакыт эчендә 15 чүп өемен чистартканнар. Чиратта – Биектау районы. Быел елга буенча 140 километр араны чистартырга җыеналар. Андрей Агарков әйтүенчә, әгәр вакытында чистартмасаң, Казансуның суы кимеп, тора-бара бөтенләй картадан юкка чыгарга да мөмкин. 1950 елдан алып бүгенгә кадәр Татарстанда 3 мең күл һәм елга юкка чыккан инде.

Бүгенгә Казансу елгасының 12 километры чистартылган. Судан 1150 кубометр, авырлыгы 700 тоннага җиткән агач, 240 капчык чүп-чар җыелган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү