Казанда яшәүчегә үзен бәхетле хис итү өчен аена күпме акча кирәк?

Казанда яшәүчегә үзен бәхетле хис итү өчен аена 175 мең сум акча кирәк. SuperJob эш эзләү онлайн-сервисы шундый мәгълүмат китергән. Тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, быел апрель аенда да 175 мең сум тәшкил иткән бу. Узган елның ноябрендә – 174 мең сумга, майда – 163 мең сум, ә гыйнварында кимрәк– 158 мең сумга тигез булган. 2019 елда бәхет “бәясе” арзанрак торган – 160 мең сум, 2018 елда исә тагын да арзанрак – 158 мең сум.

“Күңеле” иң күп акча теләгән шәһәрләр бишлегенә Мәскәү (250 мең сум), Ростов-Дон (205 мең), Владивосток, Екатеринбург, Красноярск һәм Төмән (200әр мең сум) кергән.
Шул ук вакытта ярты ел эчендә Новокузнецкида бәхет “хакы” – 6%ка, Кемерово һәм Ижевскида – 3%ка кимегән. Ә менә Новосибирскида – 10%ка, Мәскәүдә – 9, Краснодарда – 8%ка арткан.
Сүз уңаеннан, октябрь аенда Казанда иң күп хезмәт хакы вәгъдә ителгән вакансияләр рейтингында тукыма кибетендә сатучы-консультант беренче урынга чыккан. Эш бирүчеләр аңа 150 мең сумга кадәр хезмәт хакы түләргә әзер. Икенче урында – логистика буенча менеджер вакансиясе.


Фикер өстәү