Казанлыларга үзләрен бәхетле хис итү өчен күпме акча кирәк булуын ачыклаганнар

Казанда яшәүчеләргә, үзләрен бәхетле хис итү өчен, аена 195 мең сум кирәк. SuperJob эш эзләү сервисының март аенда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

2022 елдагы белән чагыштырганда, казанлыларның «аппетит»ы үскән: апрель-октябрь айларында алар бу җәһәттән 175 мең сумны атаган. 2021 елда тагын да кимрәк: ноябрьдә – 174 мең сум, майда – 163 мең, гыйнварда – 158 мең сум. 2019 елда бәхет – 160 мең сум, 2018 елда 156 мең сум белән бәяләнгән.

Бүген исә, инде әйтеп үтелгәнчә, бәхет өчен аена 195 мең сум кирәк. Яңа ел алдыннан ихтыяҗ тагын да зуррак булган (205 мең сум). Әйтергә кирәк, ир-атларның акчага ихтыяҗы (220 мең сум) хатын-кызларныкына (170 мең сум) караганда 30 процентка зуррак. 24 яшькә кадәрге егет-кызларга (аена 130 мең сум) 35 яшьтән узганнарга караганда кимрәк (225 мең сум) кирәк булып чыккан.

Әйтергә кирәк, бәхет «бәһа»се керем дәрәҗәсенә карап арта: хезмәт хакы 50 мең сумга кадәргеләр – 145 мең сум, 80 меңнән сумнан артыграк алып эшләүчеләр 265 мең сум тели.

Сүз уңаеннан, узган елның декабрендә «Работа.ру» сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, быел уртача 135 мең сумлык хезмәт хакы бик шәп керем буларак бәяләнгән. Белгечләр ачыклаганча, 2023 елда Россиядә яшәүчеләрнең уртача кереме 84 мең сум тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү