Феминизмны экстремистлык идеологиясе дип тану турында закон проекты әзерлиләр

Парламентчы белдергәнчә, Россия феминистлары Көнбатыш агентлары булып тора.

Феминизмны экстремистлык идеологиясе дип тану турында закон проекты Дәүләт Думасы Россиянең эчке эшләренә чит илләрнең тыкшынуларын тикшерү буенча комиссиясендә карап тикшерүдә ята. Мәгълүмати сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Олег Матвейчев “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән. Аның фикеренчә, феминизм өлкәсендәге лидерларның барысы да, махсус хәрби операциягә тискәре мөнәсәбәттә булып, Россиядән киткән.

– Көнбатыштагы феминистларның барысы да Путинга, Россиягә каршы һәм сугыш яклы. Украина феминистлары, гомумән дә, чын феминизм хатын-кызларның ир-атлар белән бергә русларга каршы сугышуыннан гыйбарәт, дип белдерде. Безнең феминистлар Көнбатыш агентурасы булып тора, – дигән Матвейчев.

Ул шулай ук феминистларның гомер-гомергә килгән кыйммәтләрне җимерү белән шөгыльләнүләрен, аларның эшчәнлегенең традицион кыйммәтләрне хуплау буенча Президент указына каршы килүен искәртеп үткән.

Алар аерылышулар, бала тапмау, абортлар яклы. Россиянең демографик сәясәтенә каршы эшчәнлек алып баралар. – дигән Матвейчев.


Фикер өстәү