«Сәйдәш» мәдәни үзәге янында Миңнеханов килүенә куелган балалар шәһәрчеге юкка чыккан

Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәге каршындагы мәйданнан бер атна элек урнаштырылган балалар шәһәрчеге юкка чыккан. Казанлы Гүзәл Сибгатуллина, әнә шундый күзәтүләре белән уртаклашкан.

«Сәйдәш» мәдәни- күңел ачу үзәге каршындагы мәйданчыкны тиз арада ясап куйдылар, аннары шулай ук кинәт демонтажладылар», — дип хәбәр иткән ул «Татар Информ» агентлыгына.

Аның сүзләренчә, узган пәнҗешәмбедә үк, 30 гыйнварда, билгеләнгән мәйдан тирәсе тасма белән аерып куелган, якшәмбедә, 2 февральдә, уен шәһәрчегенең күпчелек өлеше инде булмаган. Бүген «Сәйдәш» мәдәни-күңел ачу үзәге каршында балалар мәйданчыгының бернинди элементлары да калмаган.

31 гыйнварда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә реконструкциядән соң беренче зур чара — ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада, шул исәптән, капиталь үзгәрешләрдән соң, объектны тәкъдим итү дә булды.

«Татар-информ»га мәдәният үзәге хезмәткәрләре аңлатуынча, уен мәйданчыгы, чыннан да, ТР Төзелеш министрлыгы коллегиясе уңаеннан бина каршында барлыкка килгән. Ул, әңгәмәдәшләр сүзләренә караганда, муниципаль берәмлек башлыкларына мондый җиһазларны тәкъдим итү максатыннан билгеләнгән. Уңайлы шәһәр мохите һәм ишегалларын төзекләндерү проектлары — соңгы елларда ведомство эшенең иң актуаль юнәлешләренең берсе булып тора.

«Сәйдәш» мәдәният сараенда раслауларынча, коллегия вакытында бина каршында уен мәйданчыгы вакытлыча гына урнаштырылган, хәтта презентация вакытында грунтта да беркетелмәгән.


Фикер өстәү