Сатучы да ота, алучы да: интернет кибетләрне алда ни көтә?

Татарстанда 45 меңнән артык сатучы өйдән торып акча эшли. Ничек итепме? Соңгы арада әбие дә, бәбие дә башы-аягы белән чумган маркетплейслар эшчәнлеге нәтиҗәсе бу. Былтыр республика эшмәкәрләре онлайн сәүдә мәйданнары аша 50 миллиард сумлык товар саткан. Әле бу да чик түгел. Интернет кибетләрне алда ни көтә? Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

«Бүген бирегә килгәндә шуңа игътибар иттем: юлда ике-өч тапкыр аркасына зур букча тагып сәпидтә йөрүчене үткәреп җибәрдек. Яңа тармак хезмәткәрләренә шул дәрәҗәдә ияләшеп беттек ки, хәзер моны гадәти күренеш кебек кенә кабул итәбез», – дип чынбарлыкны әйтеп бирде Татарстан Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиев. Соңгы саннарга караганда, республикада 45 меңнән артык интернет сатучы теркәлгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, күрсәткеч 1,8 тапкыр арткан.

Республикада интернет кибетләргә «йөрергә» яратучыларга да, биредә сәүдә итәргә теләүчеләргә дә тиешле шартларны булдырырга тырышалар. Чагыштыру өчен, 2021 елда Татарстан картасында электрон сәүдәне оештыру, ягъни тиешле инфраструктураны булдыру күрсәткечләре буенча республиканың унбишләп районы «кызыл» булып янса, былтыр андый районнар саны алты-җидегә генә калган. Интернет сәүдә барыннан да бигрәк Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә, Лаеш, Питрәч, Кукмара, Ютазы һәм Биектау районнарында яхшы эшли икән.

Халык күбрәк үз иткән маркетплейслар да билгеле. Беренче урында – «Вайлдберриз». Әлеге сәүдә мәйданчыгында былтыр 2 миллард сумлык товар сатып алганнар. Икенче урында – «Озон». Беренче өчлеккә «Яндекс Маркет» та эләккән. Сүз уңаеннан, гыйнвар азагында гына Яшел Үзәндә «Озон»ның өченче өлешен төзи башладылар. Беренчесенең складларында 9,8 миллион товар саклана. Биредә көненә 350 мең товарны иясенә озата алалар. Җәйгә кадәр икенче өлешен дә ачарга ниятлиләр.

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, республикада интернет сәүдәне үстерү программасы 2019 елдан бирле гамәлдә. Аның нәтиҗәсе дә күз алдында.

– Былтыр республикада онлайн сәүдә мәйданнарында 50 миллиард сумлык товар сатканнар. Электрон сәүдәне үстерү республика гына түгел, ә ил күләмендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Татарстанда онлайн сату-алуны үстерү программасы 2025 елга кадәр озайтылды, – диде министр.

Кайсы тарафка үсәргә икәне дә билгеле. Баксаң, дөнья күләмендә һәр бишенче сатып алу нәкъ менә интернет кибетләргә туры килә икән. Россиядә исә һәр тугызынчы кәрзинне генә электрон сәүдә мәйданчыкларында тутыралар.

– Казанда яшәүчеләргә диванда кырын яткан килеш кенә онлайн кибеткә барып кайтуның бернинди кыенлыгы юк. Районнар, кечкенә авылларда яшәүчеләргә дә мондый мөмкинлек булырга тиеш, – ди Фәрит Абдулганиев.

Бу юнәлештә эшли башлаганнар инде. Иң беренче эш итеп… шәһәр һәм район башлыкларын җыеп укытканнар. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев сөйләде.

– Маркетплейсларда кемнәр эшли дип уйлыйсыз? Бу – хөкүмәткә артык сорау бирмичә, төрле пособиеләр алырга чират тормыйча, үз көнен үзе күреп яшәүчеләр. Интернет сәүдә – акча эшләү өчен яхшы мөмкинлек. Чаллыда кече һәм урта бизнес тармагында 90 мең кеше эшли. Өч КАМАЗ заводы халкы кадәр бу! Моңа өстәп, шәһәрдә 30 мең үзмәшгуль теркәлгән. 2021 елда электрон сәүдә өлкәсендә Чаллыда яшәүче 2 мең 700 кеше эшләсә, быелның 1 гыйнварына әлеге сан 5 мең 200 кешедән дә артып китте. Икеләтә үсешкә ирештек. Нәрсә хисабына дисезме? Җитәкчеләрне җыеп укытуның файдасы бик зур. Үзебез аңлагач, башкаларга өйрәтү дә күпкә җиңелрәк булды, – ди Чаллы мэры.

– Эшмәкәрләргә федераль сәүдә мәйданнарына чыгу шактый кыен, ул яктан маркетплейслар бик отышлы, – ди Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Бүген онлайн кибетләрдә төймәдән алып автомобильләргә кадәр барысы да сатыла. Бары тик курыкмаска гына кирәк. Үз эшен әле яңа башлаган эшкуарларны да, зур оешма-предприятие вәкилләрен дә эшкә өйрәтү зарур.

Интернет кибетләрдә иң күп сатылган товарларны да атадылар. Баксаң, «дөнья пәрәвезе»ндә барыннан да бигрәк йорт һәм бакча кирәк-яракларына ихтыяҗ зур икән. Икенче урында – сәламәтлек һәм матурлык өчен товарлар. Беренче өчлеккә электр техникасы да эләккән. Балалар товарлары белән сату итүчеләр дә оттырмый. Бәби киемнәре, уенчыклар – дүртенче урында. Интернет кибетләрдә сорау зур булган исемлекнең бишенче баскычында – автомобиль кирәк-яраклары. Менә шундый хәлләр!

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү