• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Кәефне нәрсә кыра? Шәхси хуҗалыкларга ярдәм турында сөйләштеләр

    Кәефне нәрсә кыра? Шәхси хуҗалыкларга ярдәм турында сөйләштеләр

    Сөенсеннәр әле! Яшь укытучыларга 50 мең сум акча бирәчәкләр

    Сөенсеннәр әле! Яшь укытучыларга 50 мең сум акча бирәчәкләр

    Рөстәм Миңнеханов: «Эшмәкәрнең эше уңмаса да, ул яңадан торып басып, алга атлый белергә тиеш»

    Рөстәм Миңнеханов: «Эшмәкәрнең эше уңмаса да, ул яңадан торып басып, алга атлый белергә тиеш»

    Җылынганчы, кермәскә! Дүрт көн эчендә өч кешенең суда бату сәбәбе нидә? 

    Җылынганчы, кермәскә! Дүрт көн эчендә өч кешенең суда бату сәбәбе нидә? 

    Студентлар алмашу буенча W&T программасының шартлары үзгәргәнме?

    Студентлар алмашу буенча W&T программасының шартлары үзгәргәнме?

    Руслан Ибраһимов: «Безгә өлкән буыннан гел «эләгә»

    Руслан Ибраһимов: «Безгә өлкән буыннан гел «эләгә»

    Үлгән сыер сөтле була: үткән белән хәзергенең кайсы яхшырак?

    Үлгән сыер сөтле була: үткән белән хәзергенең кайсы яхшырак?

    Песи белән бала намазны бозмый (Намазга бәйле 8 сорауга ҖАВАП)

    Песи белән бала намазны бозмый (Намазга бәйле 8 сорауга ҖАВАП)

    «Умнее всех»  тапшыруында катнашкан Карина Мотыйгуллина: «Өй эшен азрак бирергә кирәк»

    «Умнее всех»  тапшыруында катнашкан Карина Мотыйгуллина: «Өй эшен азрак бирергә кирәк»

    Быел «Сәләтле җәй» ничек узачак?

    Быел «Сәләтле җәй» ничек узачак?

    Куркыныч – янәшәдә: элек кош гриппын кыргый үрдәкләр йоктырса, хәзер вирусны акчарлаклар тарата

    Куркыныч – янәшәдә: элек кош гриппын кыргый үрдәкләр йоктырса, хәзер вирусны акчарлаклар тарата

    Авыл кешесен ничек эшле дә, ашлы да итәргә?

    Авыл кешесен ничек эшле дә, ашлы да итәргә?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Түләүле аборт: ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булыр да нәрсәгә китерер?

    Түләүле аборт: ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булыр да нәрсәгә китерер?

    Терапевт Регина Галиуллина: «Менингит инвалидлыкка һәм үлемгә китерергә мөмкин»

    Терапевт Регина Галиуллина: «Менингит инвалидлыкка һәм үлемгә китерергә мөмкин»

    Бакча җиләгеннән коры калмас өчен нишләргә?

    Бакча җиләгеннән коры калмас өчен нишләргә?

    Кычытканнан файдалы төнәтмә һәм компресс ясау ЫСУЛЫ

    Кычытканнан файдалы төнәтмә һәм компресс ясау ЫСУЛЫ

    РКБда үзенчәлекле операция ясаганнар: «28 атналык көмәне булган хатын-кызның гомерен саклап калырга кирәк иде»

    РКБда үзенчәлекле операция ясаганнар: «28 атналык көмәне булган хатын-кызның гомерен саклап калырга кирәк иде»

    Битне уятабыз! Язын бит тиресенә аерым игътибар кирәк

    Битне уятабыз! Язын бит тиресенә аерым игътибар кирәк

    Табиб-невролог Диләрә Шаһиева: «Бик каты баш авыртуга түзеп, аны дару эчмичә генә үткәрергә маташу – зур хата»

    Табиб-невролог Диләрә Шаһиева: «Бик каты баш авыртуга түзеп, аны дару эчмичә генә үткәрергә маташу – зур хата»

    Жалюзи юу сере

    Жалюзи юу сере

    Помидорны «стресс»тан ничек коткарырга?

    Помидорны «стресс»тан ничек коткарырга?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Рәисе указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    ТР Законнары (03.05.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (02.05.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (29.04.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (20.04.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (13.04.2023)

    ТР Законнары (06.04.2023)

    ТР Законнары (03.04.2023)

    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары

    ТР Дәүләт Советы карарлары (23.03.2023)

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Микрояшеллек үстерүче Фәридә Байбикова: «2–3 кашык брокколи үсентесендә бер кәбестә күчәнендәге кадәр витамин бар»

- ieditor
28.02.2023
- Җәмгыять
0
Микрояшеллек үстерүче Фәридә Байбикова: «2–3 кашык брокколи үсентесендә бер кәбестә күчәнендәге кадәр витамин бар»
0
Карулар
Share on Twitter

Февраль ахыры булуга карамастан, Чаллыда яшәүче Фәридә Байбикованың биләмәсендә һәрвакыт яз. 20 квадрат метрлы фермасында ул микрояшеллек үстерү белән шөгыльләнә. «Кешеләргә файда, үземә тынычлык китерә». Яраткан шөгыле турында бакчачы әнә шулай ди.

Әлеге эш белән шөгыльләнә башларга кирәклеге турында Фәридәгә сәламәтлеге «хәбәр сала».

– 2020 – пандемия елы иде ул, – дип искә ала Фәридә. – Берничә тапкыр коронавирус белән авырып алгач, яшь булуга карамастан, хәлсезлектән интегә башладым. Сөякләрем сызлый, чәчем коела, тырнакларым да сына иде. Анализлар организмга витаминнар җитмәвен күрсәтте. Күптөрле табибларга мөрәҗәгать итсәм дә, дарулар эчсәм дә, файдасы булмады. Ә остеопатка баргач, ул миңа күп итеп яшел тәмләткеч ашарга кушты. Тик минем очракта укроп һәм петрушка гына ярдәм итми иде. Яшел тәмләткечләрнең һәм микрояшеллекнең файдасы турында күптәннән белә идем, тик аңа кадәр үзем утыртып карау турында башыма да кереп карамады. Әйләнә-тирәдәгеләрнең барысы да вируслар йоктырып авырый башлагач исә, әлеге эшкә тотынырга вакыт җитүен аңладым.

Шулай итеп Фәридә яшел үсемлекләрнең кечкенә үсентеләрен башта тәрәзә төпләрендә үстерә, соңрак ире балконнарын җылыта һәм кирәкле барлык шартларны тудыра. Ә инде 2022 елдан ул ферма арендалап эшли башлаган.

– Барысы да тиз һәм җайлы гына килеп чыкты дип әйтеп булмый. Иң элек тәҗрибәле сити-фермерлардан курслар алдым. Ләкин уңыш хаталар һәм кат-кат эшләп караулар белән генә килде. Эшнең уңышлы баруында сыйфатлы орлыкның роле зур. Акрынлап намуслы эшмәкәрләр белән дә элемтәләр ныгыды. Ирем дә зур ярдәмчем булды. Кәефем төшкән вакытларда ул: «Син бит инде бу эшне башладың, алга таба да шөгыльләнәсең килә. Хаталарыңны тап та алга бар», – дип кабатлап торды, – ди Фәридә Байбикова.

Аның әйтүенчә, микрояшеллек аз калорияле, витаминнарга, антиоксидантларга һәм магний, бакыр, калий, цинк, тимер кебек микроэлементларга бай. Өстәвенә, үсемлекләрнең кечкенә үсентеләрен ашау иммунитетка һәм ашкайнату системасына уңай тәэсир итә һәм холестерин дәрәҗәсен дә төшерә. Микрояшеллекне даими рәвештә куллану организмны токсиннардан арындыра һәм күзәнәкләрнең актив яңаруына ярдәм итә.

– Үсемлекләрдә ике яфрак үсү стадиясендә бөтен витаминнар һәм файдалы микроэлементлар туплана. Мәсәлән, 2–3 кашык брокколи үсентесендә бер кәбестә күчәнендәге кадәр витамин бар, – ди ул.

Баштагы вакытларда әлеге файдалы үсентеләрне гаиләсе, туганнары, танышлары өчен генә үстерсә, хәзер аның клиентлары шактый. Күпләрне үзе дә яшеллек үстерергә өйрәткән. Шуңа күрә андыйлар хәзер үз тәрәзә төпләрендә дә файдалы витаминнар үстерә.

– Сатып алучыларымның барысы да – гап-гади кешеләр. Ниндидер зур оешмалар белән эшләмим, чөнки микрояшеллекне озак саклап булмый. Аны, өлгергәч, берничә көн эчендә үк ашап бетерергә кирәк. Ә клиентларга мин аларны үсеп утырган хәлдә китерәм. Шунысы куандыра: хәзер кешеләр сәламәтлегенә игътибар итә, файдалы һәм сыйфатлы ризык ашарга тырыша, – ди Фәридә.

Микрояшеллекне ел дәвамында үстерсә дә, Фәридә барлык эшләрне үзе башкара, ярдәмчеләре юк. Моннан тыш, фермада Витграсс согы ясар өчен бодай үсентеләрен дә үстерә икән. Бодай үсентесе кышын 10–11 көндә өлгерсә, җәен 8–10 көн дә җитә. Шулай итеп, айга ике тапкыр уңыш ала.

– Әлеге сокның файдасын белүчеләр аннан өзелгәннәре юк. Бик файдалы. Аны бер айдан башлап курс белән эчәргә мөмкин. Сокны катырып, суыткычта берничә ай сакларга да мөмкин, – ди ул.

Күренеп һәм сизелеп тора: Фәридә Байбикова эшен бик яратып башкара.

– Мин яшеллекне бик яратып үстерәм, – ди үзе дә. – Ул матур, тәмле һәм файдалы. Эше дә күңелгә ятышлы, тынычландыра. Хезмәтемдә иң нык яратканы – үсемлекләр белән аралашу, фермадагы тынычлык һәм рәхәтлек. Биредә кошлар сайрый, үсемлекләр өчен уңайлы климат булдырылган. Һәм, әлбәттә, кешеләрнең сәламәтлегенә файда китерә алуым белән дә бәхетлемен. Үземнең дә бодай үсентесе согын эчә һәм микрояшеллекне ашый башлагач, өч ай узганнан соң, анализларым яхшырды.

Зөһрә Садыйкова

Тэглар Зөһрә СадыйковамикрояшеллекФәридә Байбикова
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда июнь аенда «Татарстанда яшәүче» карталарын чыгару башлана

13:55

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

12:57

Укытучы икенче сыйныф укучысын үз-үзен үтерүгә кадәр җиткерүдә шикләнелә

11:41

Җиде коралланган җинаятьче качкан

10:37

Танылган астролог җәй көне булачак мөһим вакыйгалар турында сөйләде

09:15

Татарстанның дүрт муниципаль районында һәм Чаллы шәһәрендә тавыш бирү участоклары ачылды

08:30

Алексей Песошин сәнәгате хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады

07:00

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Каравон бәйрәме уңаеннан котлады

06:10

«Рубин» командасы футбол буенча Беренче лиганы отты

21:46

Җырчылар ТМТВ премиясенең кызыл келәменнән узды

17:04

Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыр Раил Нургалиев: Бу минем 38 нче машинам

16:29

Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры билгеле

15:10
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Биш бала әтисе Рәшит Зиннәтуллин ни өчен ташландыкка әйләнгән?

25.05.2023

Көлгә әйләнгән Йолдыз авылы халкы: «Мондый хәсрәт күргән юк иде – сәгать ярым эчендә авыл юкка чыкты»

11.05.2023

Ярдәм кирәк: «Курган өлкәсендә татар авылы янды! Кешеләр бернәрсәсез калды!»

08.05.2023

«Башына җиттегез баланың. Кактың син аны Халисә, ашарына да бирми кактың!»

05.05.2023

Түзмәскә кирәк, балам. «Намаз укый идем, шул вакытта китереп сукты»

03.05.2023

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 26 Май 2023 - 10:32 АнонимЭлфизэ, молодец!«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)
  • 26 Май 2023 - 10:27 АнонимСамира молодец.«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)
  • 26 Май 2023 - 10:16 ИлназСамира Опа жинечек тавыш бирегез онын өчен!«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)
  • 26 Май 2023 - 08:48 ГельсиняСамира самая лучшая! Молодец Самира!«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)
  • 26 Май 2023 - 08:13 АнонимЭлфизэ молодец унышлар сина«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)

СОРАШТЫРУ

Сездә ташу киттеме?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!