Россия туроператорлары Төркиягә хәмерсез “все включено” турлары сата башлаганнар. Мондый ялга юллама бәясе 7-9 процентка арзанрак булырга мөмкин. Бу хакта Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) хәбәр иткән.
АТОР мәгълүматлары буенча, Anex туроператоры хәмерсез 7 кунакханә тәкъдим итә. Алар арасында хәләлләре дә, хәмерсез “все включено” кунакханәләре дә бар. “Кайбер туристлар тыныч шартларда ял итәргә тели. Мәсәлән, кайсыбер гаиләләр үзләренең янәшәсендәге шау-шулы компанияләрне, кичәләрне өнәми. Әлбәттә, хәмерсез ялны сайлаучылар күп булмаячак, хәзергә асылда – ассортимент өчен генә ул”, – дип аңлаткан Anex белгече.