Турлар “яна”: Төркиягә туристлык юлламалары бәясе 22 мең сумга калган

Ни өчен биш йолдызлы кунакханәләрдәге ялны 65 процентка кадәрге ташламалар белән саталар?

Известия язганча, узган атнада чит илләрдә ял итү юлламаларына ихтыяҗ 1,5 тапкыр арткан. Туроператорлар моны соңгы вакытларда Россиянең көньягында табигать казаларының еш булып торуы һәм ковидка каршы чараларның көчәйтелүе белән аңлата. Моннан тыш Төркия кунакханәләре безнең туристларны бик зур ташламалар белән кызыксындыра.
“Tez Tour” туроператоры мәгълүматларына караганда, хәзер чит илләргә иң популяр юнәлешләр бишлегенә Төркия, Греция, Кипр, Мисыр һәм Мальдив утраулары керә. Шул ук вакытта Төркиягә бер атналык тур бәясе 22 мең сумнан башлана.
Төркиягә ихтыяҗның иң зур булуы кунакханәләренең уңайлылыгына һәм илгә керү кагыйдәләренең шактый ук йомшаклыгына булуына бәйле. Моннан тыш бу илгә Россиянең бик күп шәһәрләреннән самолетлар оча. Әйтик, Антальяга Казан һәм Түбән Камадан самолетка утырып очарга мөмкин. Эгей диңгезенең яр буе курортларына да Татарстан башкаласыннан самолетлар оча.
“Tui Россия” туроператорының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, якын араларга Төркиягә ике кеше өчен 22−36 мең сумлык юлламалар сатып алырга мөмкин. 22 мең сумга бер атнага Даламанга барып кайтырга мөмкин.
Аланьяга бер атнага ике кешелек ял бәясе 35 меңнән 29мең сумга калган. Кипрда ял итү хакы да төшкән –“ике йолдызлы” кунакханәдә бер атна ял бәясе 72 меңнән 58 мең сумга калган (ашау бәясе керми).


Фикер өстәү