Газетага язылу

Казан Россиянең иң матур көзле өч шәһәре арасына керде

Санкт-Петербург, Казан һәм Краснодар иң матур көзле Россия шәһәрләре рейтингын җитәкләде.

Исемлекне төзегәндә табигатьнең матурлыгын гына түгел, ә мәдәни ял өчен мөмкинлекләрне, гастрономик тәэсирләрне һәм туристик өстенлекләрне дә исәпкә алганнар. Бу хакта ТАСС агентлыгына торакны онлайн-броньлау буенча «Суточно.ру» сервисының маркетинг буенча директоры Айрат Мусин хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ».

Рейтинг лидерларыннан тыш, унлыкка Кисловодск, Зеленоградск, Владимир, Сортавала, Суздаль, Мурманск һәм Плес кергән.

Сервис тикшеренүләре мәгълүматлары буенча, октябрьдә иң кыйммәтле аренда бәяләре Суздаль һәм Плеста булган. Тәүлекнең уртача бәясе 7 320 һәм 7 270 сум тәшкил итә.

Мусин югары бәяләрне зур булмаган туристик шәһәрләрдә арендалы торакның чикләнгән саны белән аңлата. Аның сүзләренчә, нәкъ менә шуңа күрә Суздаль һәм Плеста яшәү эре шәһәрләрдәгегә караганда шактый кыйммәткә төшә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре