Быел Россиядә яшәүчеләргә ял итү өчен алдагы еллардагыга караганда күбрәк чыгымланырга кирәк булачак. Курортларда кунакханә хакы 20 процентка үскән. Туроператорлар әйтүенчә, җәйгә таба бәяләр тагын да күтәрелергә мөмкин.
– Бүген без юлламаның кунакханәдә яшәү өлешен узган елдагыга караганда 15-20 процентка кыйммәтрәккә сатабыз. Казаннан алып, Калининградка һәм Краснодар краена кадәр – бөтен юнәлешләргә шулай. Кыйммәтләнү моның белән генә дә чикләнмәячәк әле: күп кенә кунакханәләрдән, җәйге сезонга алдан төзелгән килешүләр 1 апрельдән гамәлдән чыгачак, дигән хатлар килә башлады, – дип сөйләгән “Известия” хәбәрчесенә Premiera Travel компаниясе директоры Марина Самородская.
Урыннар броньлау буенча сервислар да моны раслый: Краснодар краенда кунакханә өчен – 35 процентка, Петербургта – 30, Кырымда – 15 процентка күбрәк түләүне сорыйлар. Сәбәбе – кунакханә хуҗаларының коронавирус сәбәпле урнашкан тынлык аркасында кредитларын түләргә тырышуы. Алар аны әле тагын 2-3 ел түлиячәк.
Туристларга “горящий тур” сүзтезмәсен дә онытырга туры киләчәк: сезон якынайган саен кунакханә кыйммәтләнәчәк. Мәсәлән, сәфәр алдыннан Краснодар һәм Кырымда кунакханә бәясе броньлауга караганда өч тапкыр артыграк булырга мөмкин, дигән фикердә белгечләр.