Татарстанда почта хезмәткәрләре эш урынында прививка ясаткан

Россия почтасы үз хезмәткәрләренә эш урынында коронавирус инфекциясеннән “Спутник V” препараты белән прививка ясау мөмкинлеге тудырган.

Вакцинация пункты Россия почтасының Татарстандагы идарәсендә, кирәкле барлык таләпләрне үтәү нигезендә, оештырылган. Почта хезмәткәрләренә прививканы 18нче шәһәр клиник хастаханәсенең күчмә медицина бригадасы медиклары ясаган.
“Почта элемтәсе бүлекләре хезмәткәрләре кешеләр белән даими элемтәдә эшли. Вакцинация COVID-19 инфекциясен йоктыру куркынычын юкка чыгару мөмкинлеге бирә. Безгә хезмәткәрләребезнең һәм аларның якыннарының сәламәтлеген саклау мөһим”, – ди “Татарстан почтасы” директоры урынбасары Ландыш Бәдретдинова.


Фикер өстәү