Борын, колак һәм тезеңне сакла! Салкын вакытта истә тотарга кирәкле кагыйдәләр

Татарстанда кисәк суытты. Синоптиклар, мондый һава торышы әле шактый сакланачак, дип кисәтә. Тискәре температура, югары дымлылык һәм көчле җил безнең тирегә ничек тәэсир итә? Өшүдән ничек сакланырга? Бу һәм башка сорауларга КФУның Университет клиникасы табиб-дерматологы Эльвира Асаф кызы Магеррамова җавап бирде.

– Урамга чыгар алдыннан, һава торышы нинди булуын ачыкларга һәм шуңа туры китереп киенергә кирәк. Башлык, перчатка-бияләйләр, шарф – кышның аерылгысыз атрибутлары. Урамга чыгарга 20 минут тирәсе калганда, бит һәм кул тиресенә составында хайван майлары булган саклагыч крем сөртергә киңәш итәм, – ди белгеч.

“Салкын һава аллергия китереп чыгарырга мөмкин”
Эльвира Асаф кызы тәннең артык суынуы нәтиҗәсендә барлыкка килә торган аллергик реакция турында да сөйләде. Белгеч сүзләренә караганда, ул еш кына 25-50 яшьлек хатын-кызларда аеруча еш очрый.

– Әгәр мондый аллергия 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларда күзәтелә икән, кичекмәстән белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Салкыннан барлыкка килүче аллергия иммунитеты түбән булган кешеләр өчен аеруча куркыныч. Моннан тыш, башка төр аллергияләре, паразитар инвазияләре, “инфекция учаклары” булган, көчле стресс кичергән яисә антибиотиклар белән дәвалау курсы узган кешеләр дә куркыныч астында. Әгәр хатын-кыз тәмәке тарта, дөрес тукланмый, эндокринология авыруларыннан җәфа чигә икән, бу да салкын аллергия китереп чыгарырга мөмкин, – дип аңлатты белгеч.

Мондый аллергия ир-атларда да, салкын һавада яки суда озак торган очракта барлыкка килә ала икән. Беренче билгеләре – тәнгә чыккан кызыл төстәге төрткеләр.

Өшү турында
Эльвира ханым өшү турында да сөйләде:
– Иң беренче чиратта, борын, колаклар, тезләр, бармаклар зыян күрә. Тәннең әлеге өлешләрендә кан белән тәэмин ителү начар дәрәҗәдә, бу шуның белән бәйле. Тән төсе агара, тыгызлана, сизгерлек кими – бу исә җиңелчә өшүнең беренче билгеләре, – диде ул.

Белгечләр өшүнең дүрт стадиясен билгели. Беренчесендә тәннең өске тукымалары зарарлана, өшегән урын агарып чыга, кул-аяк ойый. Тиз арада чара күрелсә, әлеге билгеләр бер атна эчендә юкка чыга. Икенче стадиядә савыгу ике-өч атнага сузыла. Өченче-дүртенче стадиядә тәннең тагын да күбрәк өлеше зыян күрә һәм ул урын җәрәхәтләнеп, соңыннан җөйгә әйләнергә мөмкин. Бу очракта хирурглар ярдәменнән башка булмый.

Беренче ярдәм
– Өшегән урынны каз мае яки кар белән ышкырга ярамый. Ул урынга берничә катлы марля бәйләвеч салалар. Бәйләвеч 12 сәгатькә калдырыла.
– Өшегән кешегә кайнар чәй һәм башка эчемлекләр эчертәләр.
– Аяк өшесә, аны кайнар суга тыгып яки батареяга куеп утыру зыянлы.
– Балыкка яки ерак юлга чыгып китсәгез, үзегез белән җылы кием алыгыз.
– Ач һәм арыган килеш юлга кузгалмагыз, чөнки андый кешеләрнең тән температурасы тиз төшәчәк.
– Балаларның үзен генә урамга чыгармагыз, чыккан сурәттә, 20 минуттан да артык йөрмәсеннәр.


Фикер өстәү