Космонавт, Россия Герое Антон Шкаплеров: «Айга да менәр идем»

Космонавтлар әзерләү үзәгендә Татарстаннан килгән делегация белән очрашырга Антон Шкаплеров килә дигәч, аеруча сөендек. Шулай булмыйни! Илебез кинотеатрларында «Вызов» фильмы шау-шу тудырган мизгел бит, ә ул анда берьюлы ике рольне алып бара: актер да, космонавт та. Сөйләшеп алырга менә дигән җай чыкты дигән сүз. Җитмәсә, бик гади, ихлас әңгәмәдәш.

– Галәм киңлекләрендә дөньяда беренче тапкыр нәфис фильмга төшү эзсез генә үтмәгәндер дип уйлыйм. Нинди хисләр кичердегез?

– Мин үзем дә кинога беренче тапкыр төштем. Ә аны нәкъ менә космонавтлар стихиясендә,  галәмдә төшерү  барыбызга да бик ошады. Дөресен генә әйткәндә, минем өчен көтелмәгәнрәк вакыйга булды бу. Безне озату үзе үк  зур шоуга әйләнде. Хәтерлисездер, Байконурга искиткеч күп журналистлар, белгечләр җыелган иде. Мондый игътибарны беркайчан да күргәнем булмады.

– Актер – сезнең өчен бөтенләй башка һөнәр,  ниндидер кыенлыклар килеп чыктымы?

– Булгалады. Беренчедән, текстны яттан өйрәнү авыррак булды. Мин моңа күнекмәгән бит.  Камерага сөйләгәндә гадәттә үз сүзләребезне сөйлибез яки экрандагы әзер «йөгерек юллар»ны укыйбыз.  Ә монда яттан өйрәнергә кирәк. Җитмәсә, шигырь дә түгел бит әле ул, проза. Икенчедән, дубльләр артык күп булды. Хәтта бер җөмләне унар тапкыр әйтергә туры килде.

– Галәмгә башка һөнәр ияләре белән очу ниндирәк тәэсир калдырды?

– Юлия Пересильд белән Клим Шипенко  Космонавтлар әзерләү үзәгендә  тиешле әзерлек үттеләр. Тизләтелгән режимда, әлбәттә. Әмма  күнегүләр, дәресләр җитәрлек булды.  Алар теләсә нинди вазгыятьтә скафандр белән эш итәргә өйрәнделәр. Диңгездә исән калу программасын үттеләр.  Станциядә ашарга әзерләү серләренә төшенделәр. Кыскасы, 4 ай ярымга сузылган өйрәнүләр булды. Вакытны бик кыскарттылар, әлбәттә. Гадәттә туристлар алты, кайчагында тугыз ай буена күнекмәләр алалар.

– Яңа «табадан төшкән» космонавтлар өчен нәрсәне эшләргә ярамый дигән берәр исемлек бармы?

– Иң мөһиме, алар нәрсәне эшләргә ярый икәнлеген белергә тиешләр. Ә калганнарына тыкшынмаска, кагылмаска гына кирәк. Тик шуны истән чыгарырга ярамый: Юлия белән Клим галәмгә билгеле бер вазыйфаларны үтәргә менделәр бит.  Мин беренче тапкыр космоска бортинженерсыз очтым. Мондый очракта командирга ярдәм бик кирәк.  Алар янында  минем кулым җитмәгән рычаглар бар иде.  Берәр хәл килеп чыкса, клавишларга  тиз генә басарга кирәк, бу вакыт эчендә мин креслодан торып та өлгермәс идем.  Шуңа күрә өстәмә пульт эшләдек. Ул Юлия карамагында булды.  Команда булуга, ул пультны миңа бирергә тиеш иде.  Клим басымны тигезләү клапаннары өчен җавап бирде.

– Галәмдә кино төшерү нигә кирәк булды дип уйлыйсыз?

– Минемчә, бу кинопроект  Галәмне үзләштерү  тарихын  искә алу,  халыкны, бигрәк тә яшьләрне илһамландыру өчен кирәк  дип уйлыйм. Юрий Гагарин космоска очкач та, илебездә бик зур күтәрелеш булды. Ул бик озак елларга барды. Үзгәреш елларында исә космос темасы  бөтенләй күз уңыннан төшеп калды. Интернет барлыкка килгәч, социаль челтәрләрдә мәгълүматлар күбәйде, әмма халыкны элеккеге кебек кызыксындыра алмады.

– Пересильд белән Шипенконы космонавт буларак ничек бәялисез?

– Алар үз эшләрен шундый шартларда да искиткеч башкардылар. Станция  бит ассистентлар, тагын әллә кемнәр йөгереп йөргән кино төшерү мәйданчыгы түгел. Зур эшләрне дә, вак-төяген дә үзеңә эшләргә туры килә. Мин дүрт тапкыр галәмдә булдым. Бик күп кешеләр белән очрашырга туры килде. Зур ышаныч белән әйтә алам: Юлия белән Клим, һөнәрләрен алыштыра калсалар, космонавт  була алырлар иде.

– Актер буларак, үз ролегез ничек килеп чыкты дип уйлыйсыз?

– Мин сценарий буенча исемсез  космонавт булырга тиеш идем. Ә Юлия миңа эндәшергә тиеш булып чыкты, чөнки төшерү барышында үзгәрешләр дә пәйда булды. Нәтиҗәдә миңа Антон Шпаклеровны, ягъни үз-үземне уйнарга туры килде. Әйтергә кирәк, бу минем өчен шактый җиңеллек тудырды.

– Җиңеллек дигәннән, фильмда сюжет космик станциядә үткәрергә туры килгән  хирург операциясе тирәсендә бара. Сез азмы-күпме бу эшләр белән таныш идегезме?

– Һичшиксез.  Без Космонавтлар әзерләү үзәгендә очыш алдыннан медицина буенча да әзерлек үтәбез. Станциядә җиһазлар бик күп.  УЗИ аппаратларыннан башлап, йөрәкне эшләтеп җибәрүче дефибрилляторга кадәр бар. Безне бу техникалардан файдаланырга өйрәтәләр. Күп очракта телемедицина, табиблар белән онлайн консультацияләр ярдәмгә килә.

– Антон Николаевич,  белгәнебезчә, сез  космонавтлар отрядында эшчәнлегегезне туктаттыгыз.  Күңел галәмгә тартыламы?

– Әлбәттә.  Айга менеп төшәрлек тә көч-куәт бар кебек. Әмма космос ул шундый өлкә – барысын да вакытында эшләргә, характерны үзгәртергә, мөмкинлекләрне белеп чамаларга кирәк.

–  Беренче каналда «Космос тарихлары» исемле тапшырулар алып баруыгызны да шул үзенчәлекләрнең берсенә кертергә кирәктер?

– Әйе. Мин тамашачыларны галәм темасы белән якыннанрак таныштырырга телим. Галәмгә очу өчен нинди әзерлек үтәргә,  космик корабльләрдә гадәттән тыш хәлләр килеп туса нишләргә дигән сорауларга җавап бирәм, яңалыклар белән дә таныштырып барам. Һәр тапшыру кызыклы, яшьләрдә кызыксыну уятырлык булсын дип тырышам.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 

Антон Шкаплеров – космонавт, техник фәннәр кандидаты,  Россия Һава-космик көчләре полковнигы.

2003 елның 29 маенда космонавтларны сайлап алу буенча ведомствоара комиссиясе карары белән космонавтлар отрядына кабул ителә.

2023 елның 14 мартында «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең космонавтлар отрядында эшчәнлеген тәмамлый. Хәзер ул – Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәгендә идарә начальнигы урынбасары.

 

Антон Шкаплеров:

4 тапкыр  очыш ясый. Барлыгы 709 тәүлек, 8 сәгать 4 минут галәмдә була.

3 тапкыр чыгып, барлыгы 21 сәгать 39 минут  ачык космоста була.

Космонавтлар отрядында 7229 көн эшли.

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү