Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округына керүче төбәкләр җитәкчеләре медиарейтингында икенче урынга чыккан

Татарстан Рәисе бер ай эчендә массакүләм мәгълүмат чараларында 10 мең тапкырдан артыграк телгә алынган. Рейтингны “Медиалогия” компаниясе төзегән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов июль ае йомгаклары буенча Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары медиарейтингында, алдагы айдагыдан бер баскычка өскә күтәрелеп, икенче урынга чыккан.
Республика башлыгының медиаиндексы – 84 734,6. Рөстәм Миңнеханов бер ай эчендә массакүләм мәгълүмат чараларында 10 213 мең тапкыр телгә алынган. Татарстан җитәкчесенең Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашуы һәм аларның яңартылган Ту-214 пассажир очкычы белән танышулары журналистларда зур кызыксыну тудырган.

Рөстәм Миңнехановның Петербург икътисадый форумында төбәкләр арасындагы элемтәләрне ныгыту проектлары буенча фикер алышуда катнашуы, шулай ук фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова белән фигуралы шуу мәктәбен ачу мөмкинлеге турында сөйләшүе дә медиа вәкилләре игътибарына эләккән.
Июнь ае йомгаклары буенча медиарейтингта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров беренче урынны алган. Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин исә, ике баскычка түбән төшеп, өченче урында калган.


Фикер өстәү