Хәрби чакырылыштан качып йөрүчеләргә рульгә утыруны тыйган боерык үз көченә кергән

11 июльдән ЮХИДИ хезмәткәрләре хәрби чакырылыштан качып йөрүчеләрнең рульгә утыруга хокукын чикли алачак. Эчке эшләр министрлыгының тиешле боерыгы үз көченә кергән.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россия Эчке эшләр министрлыгы, повестка буенча хәрби комиссариатка килмәгән очракта, хәрби бурычлыларның машина йөртүгә хокукын чикләү тәртибен раслаган.

Машина йөртүгә хокукны чикләү турында карар хәрби учетның бердәм реестрына кертеләчәк. Мондый карар кергәннән соң бер тәүлек эчендә ЮХИДИнең махсус программасында тиешле мәгълүмат урын алачак.
Хәрби учет реестрына тиешле карар кертелгәннән соң гына чикләү бетереләчәк.

Хәрби комиссариатка бармаучыларны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр


Фикер өстәү