Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда коррупциягә каршы зур эшләр башкарыла

Ел саен 9 декабрьдә Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Россия Федерациясендә коррупциягә каршы көрәш бик мөһим дәүләт бурычы булып тора. Хакимиятнең барлык баскычлары һәм тармаклары алдына куелган коррупциягә каршы көрәшкә бәйле бурычлар законнар чыгару эшендә, шулай ук законнарны тормышта куллануда өстенлекле булып тора.

Татарстанда бу юнәлештә зур эшләр башкарыла. Коррупциягә каршы сәясәтнең төп принциплары нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының ачыклыгын, «үтә күренмәлелеген» тәэмин итү буенча чаралар уздырыла.

Цифрлаштыру коррупцион күренешләрнең сизелерлек кимүенә ярдәм итә. Бу җәһәттән хакимият органнарының дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча халык белән электрон хезмәттәшлек системасы, «Халык контроле», «Инцидент-менеджмент», сатып алуларның төбәк мәгълүмат системасы югары нәтиҗәләр күрсәтеп килә.

Коррупциягә каршы көрәш – һичшиксез, комплекслы һәм системалы эш. Ул хокук саклау органнары эшчәнлеге нәтиҗәләренә генә кайтып калмый. Җәмгыятьтә коррупциягә каршы аң-фикерне үстерүне дәвам итү чиктән тыш мөһим. Балачактан ук: башта – гаиләдә, шуннан соң мәктәптә һәм югары уку йортларында коррупциягә карата нәфрәт тәрбияләнергә тиеш.

Җәмгыятьтә коррупцияне кабул итмәүнең, битараф калмау, илдәге уңай үзгәрешләргә шәхсән җаваплылык тоюның Россияне уңышлы үстерүнең нигезе булып торуына иманым камил.

 


Фикер өстәү