Рөстәм Миңнеханов «Президент» атамасын бетерү турында: Безнең тавышны ишетмәделәр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Президент» дип атауга каршы закон турында фикерен әйтте.

«Президент атамасын бетерү турында закон инде кабул ителде. Татарстан Дәүләт Советының позициясе билгеле иде. Безнең парламентка килеп, ситуацияне аңлатсалар, вазгыять башкачарак булыр иде. Шулай килеп чыкты инде — безнең тавышны ишетмәделәр», — диде ул федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү барышында комиссия төзелүен, эшнең уңай үтүен искә төшерде. «Ә „Президент“ атамасын бетерү турындагы закон өлешенә килгәндә, аңа каршы чыгучылар да, яклаучылар да булды. Без бер-беребезне тыңлый белергә тиеш», — диде ул.


Рөстәм Миңнеханов «Президент» атамасын бетерү турында: Безнең тавышны ишетмәделәр” язмасына фикерләр

  1. Бу бик кызганыч! Шуңа күрә Татарстан бүтән автоном республика түгел икән!

Фикер өстәү