Чабаксарда җәяүлеләр юлында ир-атны таптатканнар. Шәһәр кешесе азык-төлек газеле астында кала. Бу хакта «Про Город» хәбәр итте.
16 сентябрьдә Калинин урамы , 101 нче йорт янында юл-транспорт һәлакәте булган. Бер кибет өчен товар ташыган ГАЗель җәяүлеләр юлыннан баручы ир-атны бәрдерә.
«Урында кан күп иде. Ул шунда ук үлде. Бераздан мәетнең өстен яптылар», — дип хәбәр иткән шаһитлар.