Татарстанда ике кешене машина белән бәрдереп качучыларны эзлиләр

Казанда 29 августта Белинский һәм Курск урамнарында булган ике юл-транспорт һәлакәтенең шаһитләрен эзлиләр. Ике һәлакәттә дә автомобиль йөртүчеләр качкан. Бу турыда Казан мәриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

11.00 сәгатьтә Белинский урамындагы 5нче йорт янында билгесез автомобиль йөртүчесе куркынычсыз ян интервалын сайламаган һәм 44 яшьлек ир-атны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ир-атның уң кул сөяге, уң табаны һәм уң як балтырының аскы өлешенә зыян килгән.

17.05 сәгатьтә Курск урамындагы 23 йорт янында «Тойота Камри» автомобиле йөртүчесе, юл бирмичә, 54 яшьлек җәяүлене бәрдергән, ул җәяүлеләр өчен көйләнми торган юл аша чыккан. Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүленең уң табанына зыян килгән.

Казан дәүләт автоинспекциясе шаһитләрдән түбәндәге номерларга шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-19 һәм +7(843)533-38-48.


Фикер өстәү