Рафис Борһанов: «Быел республикабызда Белем көне — икеләтә бәйрәм»

Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укытучылар, ата-аналар, балалар мәктәпне сагынды дип белдерде. Бу турыда ул Белем бәйрәме белән котлау сүзендә әйтте.

«Быел республикабызда Белем көне — икеләтә бәйрәм. Бүген Татарстан укучылары өчен сигез яңа мәктәп үз ишекләрен ача. Бу мөһим вакыйга, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсенә булган җитди игътибарын һәм зур ярдәмен тагын бер кат раслый», — ди министр.

Рафис Борһанов сүзләренчә, яхшы белем — тормышта уңышка ирешүнең нигезе. Укытучының осталыгы балаларда белем алу теләге уята белү һәм яңалыкларга омтылуда күренә. Тормыш укытучыларга һәрвакыт югары таләпләр куя: укыту технологияләре, уку программалары үзгәрә, яңа стандартлар кертелә. Педагогларның игелекле хезмәте өчен министр рәхмәт әйтә.

Рафис Борһанов ата-аналарга да мөрәҗәгать итә. «Кешенең уңышы, һичшиксез, аның иң якын кешеләренең көндәлек тырышлык, сабырлык һәм җаваплылык таләп итә торган хезмәте нәтиҗәсе. Сезгә бәхет һәм гаилә иминлеге телим!» — ди ул.

Министр барлык мәктәп укучыларына һәм студентларга яңа уку елында яхшы билгеләр, иҗатка һәм вакыйгаларга бай тормыш тели.

«Кадерле дуслар! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм яхшы кәеф юлдаш булсын! Хәерле сәгатьтә!» — диелгән Рафис Борһановның котлау сүзендә.


Фикер өстәү