Көз көне бакчада нәрсәләрне эшләп калдырырга кирәк?

Сорауларга бакчачыблогер Эльмира Исхакова җавап бирде.

Кыяр беренче кырауларга хәтле уңыш бирсен өчен нишләргә?

Инде хәзер ачык һавада үсеп утырган кыярлардан әллә ни зур уңыш көтәсе юк. Әмма полиэтилен астында һәм теплицада үсә торганнары, карап-тәрбияләп торганда, беренче суыкларга хәтле кыяр бирәчәк әле. Һава температурасы төшкәч, үсенте тамырлары туфрактан туклыклы матдәләрне начаррак үзләштерә башлый. Шуңа күрә хәзер инде туфракны ашлауның файдасы юк. Ә менә яфракларына мочевина (10 литр суга 15 грамм исәбеннән) бөркү үсентеләрне яңартып, яңа кыярларга «юл ачып» җибәрәчәк, шулай ук ончыл чык авыруына каршы да әйбәт кенә чарага әйләнәчәк. Аннан килеп, тамырларын суыктан саклау өчен кыяр төпләрен калынрак итеп мүлчәләргә кирәк. Мүлчә сыйфатында пычкы чүбе, чабып алынган үлән (бераз кипшергәннән соң) кулланырга мөмкин.

Бәрәңге кабыгы – карлыган өчен иң шәп ашлама

Карлыган өчен генә түгел. Әле тагын крыжовник, зелпе (жимолость) кебек җимеш куаклары өчен дә менә дигән ашлама ул. Кура үсентеләре өчен дә файдасы зур. Ник дигәндә, бәрәңге кабыгы – файдалы микроэлементлар (калий, магний, тимер, фтор) микъдары буенча «чемпион»! Ә иң мөһиме – тулысынча табигый ашлама. Әмма кабыкны башта киптерергә кирәк. Юкса карлыган төбендә бәрәңгеләр тишелеп чыгачак. Киләсе ел уңышын кайгыртып, бәрәңге кабыгын нәкъ менә хәзер карлыган куагы төпләренә күмеп кую әйбәт. Дөрес, бу эшне язын да башкарырга мөмкин. Ләкин җимеш куагын көзгә таба шулай ашлау хәерлерәк. Куак тамырлары кышка файдалы матдәләрне үзләштереп калачак һәм карлыган язын гөрләп үсеп китәчәк. Ә инде җәен карлыганнары эре генә түгел, эре һәм татлырак та булачак. Табигый ашлама белән ашлау өчен карлыган ботакларыннан 15 – 20 сантиметр ераклыкта куак тирәли 8 – 10 сантиметр тирәнлектә канау казыйбыз. Шуңа бәрәңге кабыкларын салып, туфрак белән күмеп куябыз.

Үрмәкүч талпаны зарарлаган кыяр теплицасын ничек юарга?

Быел байтак кына бакчачылардан теплицадагы кыяр үсентеләренең корып-кибеп бетүенә зарлануын ишетергә туры килә. Үрмәкүч талпаны зарарласа, үсентеләр шулай кибә. Киләсе елда да шушы хәл кабатланмасын өчен теплицаны кышка юып-эшкәртеп калдырырга кирәк. Моның өчен мочевина кулланудан да яхшысы юк. 10 литр суга 4 аш кашыгы шушы матдәне салып, яхшылап болгатабыз һәм теплица стеналарын әйбәтләп юабыз. Эремәне туфрагына да сибәбез. Көзен, бакчадагы барлык уңыш җыеп алынгач, теплица эчендә күкерт шашкасы яндыру да бик әйбәт. Тик бу очракта бик зур саклык һәм инструкцияне төгәл үтәү кирәк.

Бушап калган түтәлләргә гәрчичне кайчан һәм ничек чәчәргә?

Гадәттә аны бәрәңге уңышын җыеп алгач чәчәләр. Кара көзгә кадәр җылы көннәр күп була бит әле. Бик әйбәт табигый ашлама ул. Моның өчен туфракны сукаларга, яисә орлыкларны тырма белән генә дә күмеп куярга мөмкин. Сукалагач, сай гына – 1 – 1,5 см тирәнлектә буразналап чәчәбез (орлыклар арасында 10 – 15 см ара калдырып). Болай мәшәкатьлерәк булса да, орлык чыгымы аз – бер сутыйга чама белән 150 – 200 грамм гәрчич орлыгы тотыла. Ә инде иң җиңеле – орлыкларны казылмаган түтәлгә сибеп, өстеннән тырма белән генә йөреп чыгу. Тик бу очракта орлык берничә тапкыр күбрәк күләмдә таләп ителә. Гәрчичне бәрәңге, баклажан, помидор, виктория җиләге, фасоль түтәлләре урынына чәчүдән дә яхшысы юк. Ә менә кәбестә урынына башка сидерат, әйтик, борчак утырту әйбәтрәк. Ник дигәндә, кәбестә һәм гәрчичнең «дошман»нары – шул бер үк корткычлар. Игътибар: көз коры килсә, гәрчич утыртылган җиргә су сипкәләп торырга кирәк. Юкса, ашламага әйләнгәнче, корып юкка чыгарга мөмкин.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү