Кыяр беренче кырауларга хәтле уңыш бирсен өчен нишләргә?

Инде хәзер ачык һавада үсеп утырган кыярлардан әллә ни зур уңыш көтәсе юк. Әмма полиэтилен астында һәм теплицада үсә торганнары, караптәрбияләп торганда, беренче суыкларга хәтле кыяр бирәчәк әле.

Һава температурасы төшкәч, үсенте тамырлары туфрактан туклыклы матдәләрне начаррак үзләштерә башлый. Шуңа күрә хәзер инде туфракны ашлауның файдасы юк. Ә менә яфракларына мочевина (10 литр суга 15 грамм исәбеннән) бөркү үсентеләрне яңартып, яңа кыярларга «юл ачып» җибәрәчәк, шулай ук ончыл чык авыруына каршы да әйбәт кенә чарага әйләнәчәк. Аннан килеп, тамырларын суыктан саклау өчен кыяр төпләрен калынрак итеп мүлчәләргә кирәк. Мүлчә сыйфатында пычкы чүбе, чабып алынган үлән (бераз кипшергәннән соң) кулланырга мөмкин.


Фикер өстәү