Бакчачыны борчый торган 6 сорауга ҖАВАП

Бакчада кызу эш чоры башланды. Моны «Серлесандык» почтасына килгән хатларның ишәюеннән дәкүрергә була. Укучыларыбызны алты сутый мәсьәләсендә ниләр генә кызыксындырмый! Хатлардагы сораулар арасыннан әһәмиятлерәк­ләрен сайлап алып, бакчачы-блогер
Эльмира ИСХАКОВАга мөрәҗәгать итәргә булдык.

Сарымсак кыягы саргая

 Кышка утыртып калдырылган сарымсак бик әйбәт тишелепчыкты. Әмма инде очлары саргая башлады. Нилектән шулайикән?

Наталья СОЛОВЬЕВА. Түбән Кама шәһәре

Җир әле җитәрлек дәрәҗәдә җылынмаганлыктан, үсемлектамырлары «эшләми», ягъни аларга туклыклы матдәләр җитмидигән сүз бу.

Кыяклары саргаймасын, сарымсакка хәл кертү өчен азотлыашлама кирәк. Моның өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы мочевина кулланырга. Лейкага салып, түтәлгә сибәргә (1 кв метр мәйдангачама белән 3 л күләмендә). Кыраулар вакытында 10 л суда 30 г мочевинаны эретеп, эремәне кыякларына бөркү әйбәт.

Сарымсакларны азотлы ашлама белән «сыйлаганнан» соң 10 көнузгач, түтәлгә көл сибүдән дә яхшысы юк.  Болай эшләгәндә, яшелчә тамырлары тук­лыклы матдәләргә байый һәм тиз үсәбашлый. Язын һәм җәй башында  кыяк­ларының шаулап үсүесарымсакның мул уңыш бирәчәген аңлата.

Аю чикерткәдән ничек котылырга?

Бакчамда елның-елында аю чикерткә (медведка) белән«сугышып» җәфаланам. Шуны юк итүнең нәтиҗәлерәк берәрысулын әйтә алмассызмы икән?

Алсу ХӘЙРЕТДИНОВА. Зәй районы

Орлыкларны ачык туфракка чәчәргә өлгердегезме икән әле? Өлгермәсәгез, аны бетерүнең мондыйрак юлы бар. Йомыркакабыгын бик ваклап төеп, шуңа үсемлек мае тамызыгыз да яхшылап болгатыгыз. Катнашманы орлыклар белән бергәбуразналарга сибегез.  Бу киңәшне тотсагыз, бакчагызда аючикерткәнең эзе дә калмастыр дип уйлыйм.

Теплицада кыярларны ничек тукландырырга?

Кыяр үсентеләренә су сибеп һәм төбен йомшартып тору беләнгенә эш бетми.  Мул уңыш алу өчен аларны тук­ландырырга да кирәк. Бу эшне дөрес итеп кайчан һәм ничегрәк башкарасыикән?

Руфинә СӘЛАХОВА. Балык Бистәсе

Теплицада туфрак аз, шуңа күрә андагы үсентеләрне, һичшиксез, тукландырырга кирәк.  Бакча сезонында андагы кыяр үсентеләрен4 тапкыр ашлау киңәш ителә.

Үсентене теплицага күчереп утыртканнан соң ике атна узгач. 10 л суга
1 шыр­пы тартмасы күләмендә «двойной» суперфосфат, берәр ашкашыгы күкертле калий һәм аммиак селитрасы салып болгатырга. 1 төпкә 1 литр ашлама кирәк.

Кыяр үсентеләре күпләп чәчәк атканда. 10 л суга 0,5 л  чамасысыер тизәге (сыек), 1 аш кашыгы нитрофоска,
1 стакан көл (яки 2 аш кашыгы күкертле калий), 0,5 г бор кислотасы һәм 0,3 г күкертле марганец салып болгатырга.
1 кв метр мәйданга 3 литр «сый» сибәргә.

Үсентеләр күпләп кыяр бирә башлагач. 10 л суга 2 аш кашыгыкалийлы селитра, 5 аш кашыгы мочевина һәм 1 стакан көл салыпболгатырга.

Өченче тапкыр тукландырудан  соң ун көн узгач.  10 л суга 1 стакан көл салып болгатабыз. Эремәне үсемлек тамырларынасибәбез. Шулай ук яфракларына мочевина эремәсе (10 литр суга
1 шырпы тартмасы күләмендә мочевина салып) бөркергә мөмкин. Болай эшләгәндә, үсентеләр кыярны бик озак бирәчәк.

Петунияләр чәчәк ата?

Тәрәзә төбендә петунияләрем чәчәк ата башлады. Иртәрәкутыртканмын, ахры

Нурлисә ХӘСӘНОВА. Буа районы

Тәрәз төпләрендәге петунияләргә чәчәк ату мөмкинлеге бирмәскәкызганмыйча, алырның сабакларын яртылаш кисәргә!  Күчерепутырткач, куе булып үссеннәр өчен шулай кирәк. Киселгәнсабакларын да савытка утыртып куегызболары да яңарачак. Болай эшләгәндә, петунияләр җәй буе шау чәчәктә утырачак.

Борыч яфраклары саргаймасын өчен нишләргә?

Борыч яфраклары саргая. Савытлары тирәсендә вак кынакара бөҗәкләр күренә башлады. Шулар тия, ахры.

Сәвия ГОМӘРОВА. Чирмешән районы

Борыч үсентеләрен коткарып калу өчен «табачная пыль»  (орлыккибетләрендә сатыла – ә алар үзизоляция вакытында да ачык) бөркегез. Шулай ук  «Фуфанон», «Танрек», «Актара» кебекпрепаратлар белән дә эшкәртергә мөмкин.

Помидор яфракларына сары таплар төште?

Аларны инде апрель ахырларында ук теплицага күчерепутырткан идем. Утыртуын-утырттым, тик менә хәзерүсентеләрнең кайбер яфраклары шиңеп, сары таплар күренәбашлады. Миңа хәзер нишләргә?

Римма ГАББАСОВА. Чирмешән

– Иртәрәк утырту сәбәпле, суыграк булганлыктан, помидор үсентеләренә ончыл чык авыруы тигән булса кирәк. Бу очрактафитоспорин эремәсен куллану әйбәт. Аны, инструкциясендәязылганча әзерләп, 3 тапкыр сибәргә (өч көн саен). Зарарланганяфракларның барысын да өзеп алырга!


Фикер өстәү