Алабуга Үзәк район хастаханәсенә бер тапкыр кулланыла торган 2 мең битлек тапшырылды

«Алабуга» махсус икътисады зонасы Үзәк район хастаханәсе җитәкчелегенә бер тапкыр кулланыла торган ике мең битлек тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Саклагыч битлекләр «Драйлок Технолоджис» гигиена продукциясе җитештерү заводында җитештерелде. Махсус икътисади зонаның матбугат хезмәте вәкиле Диана Аллагуватова сүзләреннчә, бүгенге көндә резидент-предприятиеләр арасыннан ике завод, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр тегүгә яраклаштырып, өлешчә үзгәртелгән. Болар — «Драйлок Технолоджис» һәм «Полиматиз».

«Драйлок» медицина битлекләрен җитештерү линиясен эшләтеп җибәрде. Аның хезмәткәрләре үз көчләре белән җитештерү линиясен өлешчә үзгәртеп корды, элек ул санитар-гигиена продукциясен чыгару өчен кулланыла иде. Биредә тәүлегенә 250 мең данә битлек җитештерелә.

«Полиматиз»га килгәндә, бу предприятие тиздән шәхси саклану чараларын җитештерүне җайга салырга планлаштыра. Аның белгечләре нибары бер тәүлек эчендә кирәкле җиһазларны урнаштырган һәм эшләнмәләрнең үрнәкләрен алганнар. Аена 2,4 миллион берәмлек шәхси саклану чаралары җитештерергә ниятлиләр.

Алабуга районы баш эпидемиологы Азат Гайсин сүзләренчә, катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, бүгенге көндә битлекләргә ихтыяҗ зур.

Битлекләр җитми, алар табибларга, шәфкать туташларына, авыруларны караучы персоналга кирәк. Көндәлек чыгым гаять зур. Ике атнага безнең табибларга ким дигәндә 50 мең битлек кирәк.


Фикер өстәү