– Сарымсак кыяклары саргая? Аларны нишләтергә ?
Суфия Нуретдинова. Балтач районы
Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирде:
– Тозлы су сибәргә кирәк (1 чиләк суга 1 стакан тоз исәбеннән). Бер атнадан соң – мочевина эремәсе (1 чиләк суга 1 аш кашыгы). Агач көле дә кыякларның яшәреп китүенә ярдәм итә. Рәт араларын бераз көл сибегез, шуннан соң түтәлне яхшылап сулагыз. Сарымсакларыгыз гөрләп үсеп китәчәк.
Фото: pixabay.com