Чаллыда машина бәрдергән җәяүлене шул ук урында кыйнаганнар (ВИДЕО)

Видеога Чаллыда машина бәрдереп киткән җәяүлене кыйнаганнары эләккән. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

Кадрларда билгесез автомобиль бәрдереп киткән ир-атның юлда ятуы күренә. Авария мизгеле күренми.

Узып баручылар зыян күрүчене юл читенә алып чыккач, аңа билгесез ир-атлар ташланып, кыйный башлый. Шаһитлар җәяүлегә ярдәм итәргә тырышса да, агрессив ир-атлар аларга да һөҗүм итә.

Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм машинасы килә башлагач, билгесез кешеләр качып киткән.

 


Фикер өстәү