Казанда Mercedes автомобиле белән идарә итүче 18 яшьлек егет җәяүлене бәрдереп үтергән

Кичә Казан үзәгендә булган юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган. Бу хакта Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе матбугат үзәге хәбәр итә.

Ачыкланганча, Mercedes автомобиле белән идарә итүче 18 яшьлек егет кичке уннар тирәсендә Мартын Межлаук урамындагы 1нче йорт каршында 35 яшьлек җәяүлене таптаткан. Ир-ат җәяүлеләр кичүеннән светофорның кызыл утына  чыккан.

«Җәяүле алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган», – дип белдерделәр Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә.

 


Фикер өстәү