Түбән Камада автобус зебрада хатын-кызны бәрдергән, дип хәбәр итә Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге.
Кичә кич Вокзал урамында вахта автобусы зебрадан чыккан 68 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Ул алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.
Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобус салонында пассажирлар булмаган.
Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә һава торышы начар булганда юлларда саграк булырга кирәклеген искә төшерә.