ЮХИДИ хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә йөртүчеләрне тикшерәчәк

Бу атнада Татарстан район һәм авылларында Сабан туен бәйрәм итәләр. Юлларда транспорт саны артуны исәпкә алып, республика Дәүләт автоинспекциясе эшчәнлеген көчәйтә. Республика районнарына үзәк аппарат хезмәткәрләреннән тупланган төркемнәр юлланачак

Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов әйтүенчә, төп игътибар исерек килеш рульгә утыру, каршы як юлга чыгу, иминлек каешын эләктермәү, балаларны махсус утыргычта йөртмәү кебек кагыйдә бозу очракларын булдырмауга биреләчәк.
Дәүләт автоинспекциясе юлларда куркыныч китереп чыгару очракларына карата битараф калмаска һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында полициягә вакытында хәбәр итәргә киңәш бирә.


Фикер өстәү