Бүген төнлә исерек үсмер җәяүлене бәрдереп үтергән

Бүген, 13 июльдә, төнге сәгать берләр тирәсендә Башкортостанның Күгәрчен районы, Воскресенское авылында юл-транспорт һәлакәте булган, анда бер кеше һәлак була. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов сөйләгән, дип яза «Кызыл таң».

Беренчел мәгълүматлар буенча, күрше авылда яшәүче 17 яшьлек егет, «Лада Приора» автомобиле белән идарә иткәндә, юлның сул як читеннән барган 20 яшьлек кызны бәрдереп киткән. Ул ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче, алган җәрәхәтләрдән  үлгән.

Балигъ булмаганның машина йөртү таныклыгы булмаган һәм ул исерек булган. Тикшерү нәтиҗәсе сулыш алган һавада 0,403 мг/л алкоголь күрсәткән.

Үсмергә машинаны 29 яшьлек хуҗасы биргән, ул шулай ук транспорт салонында пассажирлар утыргычында булган. Аның да исерек булуы ачыкланган.

Авария факты буенча тикшерү башланган.


Фикер өстәү