Россиядә машина йөртү таныклыгын алу яше киметелде

Россиядә машина йөртү таныклыгына имтиханны 16 яшьтән бирергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының яңа административ регламенты проектында хәбәр ителә, дип хәбәр итә ТАСС.

«Имтихан тапшыруга һәм Россия машина йөртү таныклыгы алу өчен балигъ булмаган кандидатның вәкиле язма ризалыгын бирергә тиеш», — диелә проект текстында. Мондый язма ризалык 16-18 яшьлек затларга гына кирәк булачак.

Моннан тыш, алты сәбәп нигезендә машина йөртү таныклыгы бирелмәскә дә мөмкин. Әгәр моңа кадәр машина йөртү таныклыгы алынган булса, документлары дөрес төзелмәгән яки аларда дөрес булмаган мәгълүмат күрсәтелгән булса, дәүләт пошлинасы түләнмәгән булса, ул имтихан тапшыра алмый. Шулай ук ул укыган автомәктәпнең лицензиясе булмаса, кандидат машина йөртү таныклыгы ала алмый.


Фикер өстәү