Вакытыннан алда картаю коронавирус нәтиҗәсе булырга мөмкин

Коронавирус авыруы һәм вакытыннан алда картаю арасында элемтә табылды. Бу хакта Джордж Мейсон университетының Система биология мәктәбе профессоры Анча Барановка сылтама белән РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, организмның вакытыннан алда картаюы хәтта ковид белән җиңел формада чирләүчеләрдә дә күзәтелә.

«Хәтта бик җиңел авырган кешеләрнең дә 70 процентында кайбер эчке органнарның патологиясе күзәтелгән. Тик төп патология йөрәк авыруы түгел, ә нигездә бавырга ашказаны асты бизенә зыян килә. Гадәттә мондый диагнозларны 60 яшьтә куялар, ә ковид белән авырган кешеләр арасында — 40 яшьтә», — дип аңлатты ул.

Коронавирус авыруыннан соң булган нәтиҗәләрне җентекләп өйрәнү өчен күбрәк тикшеренүләр үткәрергә кирәк, дип саный Баранов.


Фикер өстәү